Питрәчлеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда катнаша ала
Һәркемнең үз өлешен кертү мөмкинлеге бар
Теләге булган һәркем гуманитар ярдәм җыюда катнаша һәм махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Безнең хәрбиләргә кирәкле әйберләр:
- җылы киемнәр (итекләр, перчаткалар, оекбашлар, кара шапкалар);
- азык-төлек продуктлары (консервалар, сгущенка, тушенка);
- көнкүреш химиясе (антисептиклар, теш пасталары, щеткалары); f кимерүчеләрдән агу;
- хуҗалык товарлары (көрәкләр, пычкылар, балталар);
- бензопычкылар, буржуй мичләре, шуруповертлар, скобалар, кадаклар;
- маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре.
Кабул итү пункты 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Балалар иҗат йорты бинасында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа