Питрәчлеләрдән “Халык контроле”нә ел башыннан 504 хәбәр килгән
Бу 2023 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.
Соңгы ярты елда Питрәч районы буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша 504 хәбәр килгән. Бу 2023 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. “Заявка хәл ителгән” статусында 331 мөрәҗәгать бар, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк, “Планлаштырылган” – 113; “Эштә” – 14, “Мотивацион кире кагу” – 46.
Территорияләрне төзекләндерү, юлларның сыйфаты һәм аларны тәртиптә тоту, урамнарны яктырту һәм чүп-чар чыгару мәсьәләләре халыкны аеруча нык борчый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа