Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә больничныйны ничек исәпләргә

Бу темага ТР буенча социаль фонд бүлегенең Питрәч районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова аңлатма бирде.

– Күптәннән больничный алганым булмады. Һәм кинәт авырып киттем. Планлы операциягә ятам. Эшкә бер ай чыкмыйм. Мин алачак түләүнең якынча суммасын ничек санарга һәм аны кайчан көтәргә? – дип кызыксынды Ленино-Кокушкино авылында яшәүче бер хатын-кыз. Бу темага ТР буенча социаль фонд бүлегенең Питрәч районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова аңлатма бирде.

– Авыруның беренче өч көнен эш бирүче үз акчасыннан түли, ә аннан соңгы көннәрдә социаль Фондның Татарстан буенча бүлеге. Шуннан соң медицина оешмасы больничныйны яба, ә социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле мәгълүматлар килә, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткәрләр эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча банк счетына яисә почта бүлеге аша мөрәҗәгатьләрсез һәм нинди дә булса документлар тапшырмыйча түләүләр ала.

Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле. Биш елдан кимрәк стаж булганда уртача хезмәт хакының 60 проценты түләнә, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда — 80 процент. Стаж сигез елдан артык булса, уртача хезмәт хакының йөз проценты күләмендә больничный түләнә.

2022 елдан хезмәткә сәләтсезлек кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең больничный кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь эшенең күләмен һәм белешмәләрне тутырганда хата җибәрү ихтималын киметә. Больничный кәгазе турындагы мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бар. Шуңа күрә питрәчлеләр аның ачылуы, озынайтылуы, ябылуы, пособие күләме турындагы мәгълүматларны күзәтеп тора алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса