Питрәчлеләрне гошер сәдакасы җыюда катнашырга чакыралар
Бу изге эштә үз бакчасында яки басуында уңыш үстергән һәр мөселман катнашырга тиеш.
Шәледә, районның башка торак пунктларындагы кебек үк, гошер садака җыю дәвам итә. Бу – җыелган уңыштан мәҗбүри сәдака, аны мөселманнар мохтаҗларга бирәләр.
Җирле мәчет каршындагы махсус хуҗалык блогында төрле табигый байлыклар кабул итәләр: бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кабак, ташкабак, кыяр, помидор, шулай ук алма, бал, төрле эшләнмәләр. Иганәнең икенче партиясе җыела инде.
Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов ассызыклаганча, бу изге эштә үз бакчасында яки басуында уңыш үстергән һәр мөселман катнашырга тиеш.
– Бу мөселманнарның мәҗбүри гамәлләр категориясенә кергән бурычы – яшелчә, җиләк-җимешләрдән зәкят. Гошер сәдакасы бирелергә тиешле кешеләрнең аерым категорияләре бар: болар – ярлылар, ятим балалар, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр, юлчылар. Ягъни бу ярдәмгә мохтаҗлар, – дип аңлатты Тимур хәзрәт.
Кайчак кешеләр бик нык хаталана, бу кына комсызлык аркасында түгел, ә белмәгәнлектән эшләнә, дип билгеләп үтте ул. Күпләр бүлешергә тиешле өлешне дөрес исәпләми: бөтен уңыштан бер капчык кына түгел, ә нәкъ менә аның уннан бер өлеше, ягъни бу 10 проценты бирелергә тиеш. “Гошер” сүзе гарәпчәдән “ун" дигәнне аңлата.
– Әгәр син 10 капчык уңыш җыйгансың икән, бер капчыгын бирергә тиешсең. 20 капчык икзн – ике, 30 капчык икән – өч капчык. Дөрес исәпләргә кирәк, – дип өндәде имам.
Шәлеләрдән җыелган яшелчә һәм җиләк-җимешләр ике төп юнәлеш буенча бүленәчәк: бер өлеше үзәк мәчет каршындагы туклану пунктына, ә икенче өлеше “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Россия ислам институты кебек мөселман уку йортлары ашханәләренә юнәлдереләчәк.
Гошер садакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Район буенча ул җирле мәчетләр каршында оештырылган, үз өлешләрен кертергә теләүчеләргә хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Шулай ук мөселманнар, алар фикеренчә, мондый ярдәмгә мохтаҗларга турыдан-туры ярдәм итеп, үзләренең мөстәкыйль рәвештә тарата алалар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia