Питрәчлеләрне «Кызыл канәфер» акциясендә катнашырга чакыралар
Чәчәк рәвешендәге значокны теләсә нинди суммага сатып алырга мөмкин.
Питрәч районында «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Аның кысаларында акциягә ярдәм итәргә һәм гвоздика формасындагы значок алырга мөмкин. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә тотылачак.
Значокларны көмеш волонтерлар һәм Җиңү волонтерлары да таратачак. Аларны акция символы һәм оешма логотибы төшерелгән фирмалы киемнәрдән танырга мөмкин. Аларның кулларында иганә җыю өчен тартмалар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа