Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне район газетасының яңа рубрикасында катнашырга чакырабыз

Үзегез белән булган кызыклы хәлләр, яисә мәзәкләрне безгә юллагыз

Газетабызның узган санында редакция хезмәткәрләре белән булган кызыклы хәлләрне бастырган идек, алар укучыларыбызны җанландырып җибәрде. Бүген алар юллаган тарихлар белән уртаклашабыз.

СИМБА ҺӘМ ҮТҮКЛӘҮ ТАКТАСЫ

Аристократ мәче темасын дәвам итеп. Минем апам Верониканың Симба исемле мәчесе бар – аны яратмый мөмкин түгел, ул шундый йомшак, кечкенә генә йомгакны хәтерләтә, аны гел сыйпыйсы гына килеп тора. Һәм ул көн саен үзен кулга алып, яратып сыйпаганны көтеп тора. Беркөнне Симба үтүкләү тактасын күреп алды һәм уйга калгандай булды. Мөгаен ул: “Аның өстенә менеп ятсам, ничек булыр икән? – дип уйлагандыр. Мәче шулай эшләде дә, үтүкләү тактасы — аны сыйпау өчен бик яхшы урын булачагын каян белгәндер. Хәзер үтүк тактасы аның иң яраткан урыны. (Артемий Волков).

БАЛЫКЧЫЛАР СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН

– Узган елның кышында, кар ява башлагач, без Кама Тамагына балык тотарга киттек. Әйбәт кенә балык тоттык. Кире кайтканда юл юк иде инде, трассаны кар күмеп киткән. Өйгә 16 сәгать чамасы кайтырга туры килде. Монда көлерлек нәрсә юктыр диярсез! Без кар явасын алдан ук белә идек, мораль яктан моңа әзерләндек. Кичтән хатын да, әти-әни дә: “Сез юләр мәллә, мондый көнне кем балыкка бара?” – диделәр. Мин аларга: “Минем бердәнбер ял көне! Хәзер, кар ява, дип өйдә утырыйммыни? Кар ул киләсе ялларга да, кыш буе да яварга мөмкин. Бөтенләй балык тотмый калырга була” - дидем. Минем бу җавабымны искә төшереп, юл буе рәхәтләнеп көлдек. Һәм моңа бер дә үкенмибез!

– Кыш башында бер тапкыр Лаеш районына бардык. Шулчакта бер иптәшебез: “Анда юл юктыр”, – диде. Безнеке кебек машинада бер балыкчы очрады, ул алдагы көнне иптәшләренең шушы юлдан балыкка барулары турында әйтте. Без дә аның “кичә”, “дуслар”, “ул юлны яхшы гына үткәннәр” дигән сүзләренә ышанып, аның артыннан киттек, менә шуннан соң маҗаралар башланды да инде. Барып җитсәк, кар каплаган боз өстеннән утрауга чыгарга кирәк. Бу машина боз белән утрау арасында эленеп калды, без дә аның артыннан калмыйбыз бит инде, без дә кереп баттык. Кул белән этеп чыгармакчы идек, кая ул, кыймшата да алмадык. Көрәк тә булышмады. Авылга трактор эзләп киттек. Трактор өчен бик күп акча чыгарырга туры килде. Трактор башта теге машинаны чыгарды, аннары безнекен. Әле биш-алты километрлап чамасы тактырып алып барды, шунсыз булмады. 10 сәгатьләп маташырга туры килде бугай. Кичкә машинаны чыгардык та, кайтып киттек. Кибеттән балык сатып алып, өйләргә таралыштык, өйгә буш кул белән кайтып булмый бит инде. Балык тотуыбыз шундый маҗарага әйләнде.

Үзегез белән булган кызыклы хәлләр, яисә мәзәкләрне mir007@ rambler.ru электрон почтасына яки +7 (917)878-05-91 ватсап, телеграмм номерына язып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса