Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге бар

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

2 августта 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр питрәчлеләрнең теләсә нинди юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге бар.

Чарада прокуратура, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе, нотариаль һәм адвокатлар палаталары вәкилләре катнашачак.

Кабул итү район хакимияте бинасында Питрәч авылы, Советская урамы, 18 нче йорт адресы буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса