Питрәчнең яшь укытучысы Юлия Матросова: «Бу гади эш түгел, күп көч таләп итә»
Ул биш ел КФУның математика һәм механика институтын тәмамлаганнан соң үзе укыган мәктәпкә кайта.
Фото: ©️ Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Питрәч беренче мәктәбенең яшь укытучысы Юлия Матросова, университетта алган белемнәренә һәм күнекмәләренә таянып, балаларны математика һәм дуслык нигезләренә өйрәтә.
Ул биш ел Казан федераль университетының математика һәм механика институтын тәмамлаганнан соң үзе укыган мәктәпкә кайта. Юллама буенча уку – лаеклы стипендиядән тыш, эшкә урнашу гарантиясе дә бирә. Математикага Юлия балачактан ук гашыйк була. Тырышып укучы кызның төгәл фәннәргә сәләтен башлангыч сыйныфта беренче укытучысы Ольга Щелыкова һәм югары сыйныфларның математика укытучысы Раилә Халикова күреп ала.
– Раилә Рәшидовна – үз фәнен яхшы белүче педагог, дәресләрдә мин аңа соклана идем. Аның күп белүенә гаҗәпләнә идем, теләсә нинди сорауга шунда ук җавап бирә иде, – дип искә ала яшь педагог.
Университетта белем алу гамәли һәм мавыктыргыч була. Кече курсларда яшь психологиясенә һәм педагогикага басым ясала, югары сыйныфларда математика һәм информатиканы заманча стандартлар буенча өйрәтү методикасын үзләштерәләр. Казан мәктәпләрендә узган практика алган белемнәрне эштә кулланырга өйрәтә. Шул исәптән, университетта документлар белән эшләү, планнар, хисаплар төзү күнекмәләре бирәләр. Моны җиңел генә башкарып чыксаң иҗатка һәм балаларга күбрәк вакыт кала.
Мәктәптә яшь укытучыны коллектив та, администрация дә җылы каршы ала. Профессиягә ияләшү җиңел түгел, әмма тәҗрибәле хезмәттәшләр һәрвакыт киңәшләре белән булышалар, өйрәтәләр. Киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән куркып торырга туры килми. Ә балалар – рәхмәтле тыңлаучылар: аларга биргән белемнең нәтиҗәсе булмый калмый.
– Укытучы өчен беренче бурыч – үз фәнеңә кызыксыну уяту. Моннан башка бернинди дә укыту процессы мөмкин түгел. Мин мәсьәләләр генә чишмәвебезне күрсәтергә тырышам. Киләчәктә безнең биремнәр тормышта кирәкле бик җитди темаларга әверелә. Күптән түгел балалар белән процентлар темасын үттек. Ә кешеләр хәзер ипотека кредитларыннан, кулланучылар кредитларыннан гел файдаланалар. Без ни өчен көненә бер процент белән кредит алмаска икәнен тикшердек. Айга бу инде 30 процент булачак бит. Ә бер ел эчендә сумма баштан ук алынган суммадан өч тапкырга күбрәк җыелачак. Тормышны катлауландырмас өчен, кредит шартларын укый һәм аңлый белергә кирәк.
Геометрияне Юлия Николаевна Борынгы Греция тарихлары белән бизи, бәхеткә Эллададагы һәр геометрия белгече филосов та булган. Математика укытучы сына бигрәк тә Пифагор кызыклы, ул музыкант һәм кул сугышы буенча олимпия чемпионы. 3, 4 һәм 5 яклы Пифагор өчпочмагы ярдәмендә борынгы греклар туры почмакны үлчәгәннәр – ә туры почмактан башка эт будкасын да төзеп булмый. Тәрбия өлкәсендә дә яшь педагог уңышка ирешкән.
– Мин сыйныф җитәкчелеген үзем сорап алдым. Бер ел элек минем сыйныфым, минем укучыларым барлыкка килде. Бер ел эчендә без алар белән катлаулы юл үттек. Сыйныфта шәхесара конфликтлар күп җыелган, без аларны җиңдек. Шәхси әңгәмәләр, коллектив чаралар хисабына. Без төрле чараларда актив катнашабыз. Узган ел “Тату сыйныф серләре” район конкурсында катнаштык. Сентябрьдә күл ярларын җыештыру буенча “Чиста сулык” экология акциясендә катнаштык. Даими рәвештә бергәләп кинога йөрибез, караган фильмнар турында фикер алышабыз. Дус булудан да яхшысы юк. Ә мәктәптәге дуслык – гомерлек. Бу искиткеч мәктәп еллары турындагы истәлек тә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган, шулай ук борчу-мәшәкатьләреңне, шатлыкларыңны уртаклашырдай кешеләр.
Сыйныф дус булсын өчен, даими көндәлек игътибар таләп ителә. Беркем дә читләшмәсен өчен көн саен искә төшерергә, аңлатырга, һәрберсе белән аерымаерым эшләргә кирәк. Бу гади эш түгел, күп көч таләп итә, ләкин башкарып була торган эш. Һәм аңа көч табарга балалар үзләре ярдәм итә.
– Теләсә нинди яхшы сүз, укучының яхшы карашы, тырышып башкарылган бирем, җылылык күрсәтү – болар барысы да эшкә рухландыра. Синең хезмәтеңнең бушка түгеллеген, аннан файда барлыгын сизәсең. Ансыз мәктәптә авыр булыр иде. Хәзер мин кеше тормышында укытучының роленә яңача карыйм, – ди Юлия Николаевна.
Бу тема буенча Укытучылар көне алдыннан балалар сыйныф сәгатендә фикер алыштылар. Укытучысыз, мәктәптә укымыйча беркем дә табиб та, сатучы да, трамвай йөртүче дә була алмаячак. Һәрнәрсәнең башы – укытучы. Аның роле гаять зур. Бу уңышка, тормышка юл сала торган беренче звено. Укытучыларына рәхмәтле кешеләр, гадәттә, тормышта уңышка ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа