Питрәчнең «Шатлык» приютында концерт-күңел ачу программасы үткәрелде
Балаларга бүләкләр тапшырылды
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Яшьләр үзәге тарафыннан «Балаларга шатлык» концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Чараны Ленино-Кокушкино округы депутаты Екатерина Андронова белән берлектә узды.
Балалар өчен иҗади студияләр тәрбияләнүчеләреннән музыкаль номерлар, мавыктыргыч конкурслар, күңелле уеннар һәм кызыклы табышмаклар әзерләнде. Программа ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа