Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамланып килә

Быел ул 14 күпфатирлы йортны колачлады.

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Питрәчтә "Безнең ишегалды" республика программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Быел ул 14 күпфатирлы йортны колачлады. Алар барысы да район үзәгендә урнашкан. Болар – Мелиораторлар, Молодежная, 65 лет Победы, Казанская һәм Советская урамнарындагы кайбер йортларның ишегаллары.

Яңгыр яуган саен юлда су җыелып торулар, тротуарларда тырпаеп торган арматуралы плиткалар үткәндә калды, Мелиораторлар урамындагы 11а, 12, 13 һәм 22 нче йортлар янында хәзер яңа асфальт. Төзүчеләргә төзелеш калдыкларын ташларга һәм территорияне яшелләндерәсе генә калды.

– Эшләр комплекслы алып барылды, ишегаллары "Безнең ишегалды" программасы буенча ремонтланды, ә барлык ишегаллары “Муниципаль юл фонды” һәм “Вак таш-ком катнашмасы" программалары ярдәмендә үзара тоташтырылды, – дип сөйләде “РусРемСтрой” төзелеш оешмасының участок башлыгы Салават Фәсхетдинов.

Территорияләрне ремонтлауга акчаның ничек һәм нинди программа буенча бүленеп бирелүе йортларда яшәүчеләрне әллә ни кызыксындырмый, алар өчен иң мөһиме – нәтиҗә. Наталья Платонова, Дарья Степанова һәм Сәрия Якубова биредә кырык елдан артык яшиләр.

– Әлбәттә, элеккеге белән чагыштырып булмый. Безнең монда сазлык иде, кызлар өйдән галош киеп чыгып, аннары аны туфлига алыштырып кияләр иде. Барысы да бик яхшы эшләнде, әмма без машина кую урыны да зуррак булыр дип көткән идек, – дип үз фикерләре белән уртаклаштылар алар.

– Августта өч атна рәттән диярлек яңгырлар яуды, ә безнең монда бөтен җир казылып беткән иде, без плитәләрне алдык һәм җирне тигезләдек. Әлбәттә, бу кешеләргә уңайсызлыклар тудырды, ләкин алар моңа аңлап карадылар, башта зарландылар, хәзер рәхмәт әйтәләр, – ди Салават Рамилевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса