Питрәчтә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
Чара Бөтендөнья балалар көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Питрәчтә чара беренче мәктәпнең актлар залында узачак.
Бу көнне балалар һәм ата-аналар (законлы вәкилләр)ибалаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга караган квалификацияле хокукый ярдәм ала алачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тармак ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре: юрист, социаль яклау, пенсия фонды, опека вәкилләре, психологлар караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа