Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә «Гаилә бәхете» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Иң яхшы фото редакция сайтында тавыш бирү юлы белән сайлап алынды.

Питрәч районы ЗАГС бүлеге һәм безнең редакция «Гаилә бәхете» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде. Анда сигез гаилә катнашты, алар буыннар элемтәсен күрсәткән фотолар җибәрде.

Иң яхшы фото редакция сайтында тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Нәтиҗәдә, Питрәчтән Шиһабетдиновлар гаиләсе җиңеп чыкты. Алар өчен 1186 кеше тавыш биргән.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

– Безнең фотода өч буын сурәтләнгән – без, балалар һәм оныклар. Улыбыз махсус хәрби операциядә, ул анда булганда оныгыбыз туды. Ялга кайткач, бергәләп фотога төштек, – дип сөйләде Елена Шиһабетдинова.

Икенче урында Востровлар гаиләсе, алар өчен 998 кеше тавыш биргән. Гаилә елы алар өчен истәлекле даталарга бай икән, гаилә башлыгы Геннадий Николаевичка 50 яшь тулган, ә Светлана Владимировнага тиздән тулачак. Моннан тыш, быел алар энҗе туйларын билгеләп үтәләр. Утыз ел бергә гомер итү дәверендә алар күп балалы әти-әни, бүген инде әбибабай да булырга өлгергән.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Өченче урынны «Царево» торак комплексында яшәүче яшь Садыйковлар гаиләсе алды, алар 750 тавыш җыйган. Гаилә Казанда «Туган авылым» комплексында Бөтенроссия конкурсы өчен милли стильдә фотога төшкән. Фото шулкадәр матур килеп чыккан, аларга аны безнең конкурска да җибәрергә киңәш иткәннәр.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

– Безнең өчен туганнар, дуслар, танышлар, хезмәттәшләр тавыш бирде. Барыбер шулкадәр күп тавыш җыярбыз дип көтмәгән идек, барысына да зур рәхмәт, – диде Рания Садыйкова.

Аларның фотосында тугыз кеше, бүләкләүгә Рания ире һәм ике кызы белән килгән иде, Самирага алты, Сәидәгә өч яшь. Гаилә Балык Бистәсе районыннан, 2018 елдан «Царево» торак комплексында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса