Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм җибәрде

Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәчлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде.

Ярдәмне биредәге Балалар иҗат йортында җыйганнар. Гуманитар йөк составында кирәкле хуҗалык товарлары, азык-төлек продуктлары һәм хәрбиләр өчен шәхси посылкалар бар.

«Ярдәм янәшә» хәйрия акциясендә районның төрле оешмалары, шул исәптән уку йортлары, редприятиеләр, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашкан.

Совет офицерлары берлеге һәм «көмеш» волонтерлар аерым өлеш керткән – 34 маскировка челтәре, 3 костюм һәм 70тән артык окоп шәме җибәргән.

Гуманитар йөкне төяп җибәрү процессында, башкарма комитет хезмәткәрләре, «Юнармия» һәм «Форпост» хәрәкәтләре әгъзалары, шулай ук активистлар һәм волонтерлар катнашкан.

Җыелган гуманитар ярдәм Луганск Халык Республикасындагы Сватово торак пункты районына хәрби хезмәткәрләргә илтеп тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса