Питрәчтә улының Батырлык ордены әнисенә тапшырылды
Хезмәттәшләре туганнарына сөйләве буенча, ул яралана, әмма ахыргача иптәшләренә дошманнан качарга булыша.
Район хәрби комиссары урынбасары Фәрит Вәлиев орденны хәрби хезмәткәрнең әнисе Людмила Павловнага тапшыра. / Автор фотосы
Питрәчтә хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән сержант Собир Ходайбердыевны Батырлык ордены белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкне геройның әнисенә тапшырдылар.
Собир Ходайбердыев Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган. Дүрт балалы гаиләдә иң кече бала булып үсә, әмма олы бала ролен үти. Әтисе – авырту, шуңа күрә әнисенә ярдәм итәргә кирәк була. Собир яшьли эшли башлый. Питрәчкә әти-әнисе белән 2005 елда күчеп килә. Казанда боз сараенда сак башлыгы булып эшли.
Махсус хәрби операция зонасында «Алга» батальонында хезмәт итә. Ярты ел узгач, көтеп алынган ялга өч атна гына калганда, хәрби хезмәткәр 2023 елның 6 февралендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Хезмәттәшләре туганнарына сөйләве буенча, ул яралана, әмма ахыргача иптәшләренә дошманнан качарга булыша.
– Безнең истә ул һәрвакыт яшь, тәвәккәл һәм кыю булып калачак, – диде әнисе Людмила Павловна күз яшьләре аша.
Собир Журакуловичка 44 яшь иде. Соңгы тапкыр ул телефоннан үләсе көне алдыннан олы апасы Лола белән сөйләшә. Хәзер аның гаиләдә иң өлкән булып калуын әйтә һәм әниләрен сакларга куша. Аның бер баласы – улы үсә, ул мәктәптә укый.
Бүләкне тапшыру тантанасында район җитәкчесе Рәис Сөләйманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, райондагы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы Физәлия Никитина, яшь армиячеләр, форпостчылар катнашты. Катнашучылар һәлак булган геройның туганнарының кайгысын уртаклаштылар, аның истәлегенә бер минут тынлык игълан иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа