Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә үскән, Кельнда яши: Виктория Никитина Россиядән Германиягә күчкән

Ике ил дә аның күңеленә бик якын

Виктория Никитина Питрәчтә туып-үскән, ләкин 18 яшендә ире янына Кельнга күчеп киткән. Иренең әнисе дә тумышы белән Питрәч районыннан. Елына өч тапкыр Мелинглар гаиләсе туган җирләренә кайта. Әти-әниләренә уңайсызлык тудырмас өчен хәтта биредә йорт та салганнар. Ә Кельнда вакытлыча яшәргә алынган фатирда яшиләр, шулай отышлырак.

ӨЙ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ

Һәркем белә, гаиләдә олы бала җаваплырак була. Бу аеруча да әти-әни эштә булганда ачык сизелә. Викториянең әтисе – Никитин Валерий Андреевич – уголовный розыск тикшерүчесе, майор. Хәзер инде пенсиядә, Транспорт министрлыгында күперләрне саклау хезмәтендә эшли. Әнисе Валентина Николаевна бөтен гомерен белем бирүгә багышлаган, татар теле һәм математика укыткан, завуч булган, аннары РОНОга күчкән, хәзер район хакимиятендә эшли.

– Әти-әни күп вакытларын эштә үткәрде, шуңа күрә без мөстәкыйль булып үстек, – дип искә ала Виктория Мелинг. – Мин, һәрвакыт өйдәге эшләр өчен җаваплы идем. Балачактан ук ашарга пешерергә өйрәндем, өйне карап, тәртиптә тоттым, сеңлем Еленаны карадым – ул миннән ике яшькә кечерәк. Хәзер ул декрет ялында. Әти-әни белән без дус яшәдек, алар безгә карата кырыс булмады, без дә моңа сәбәп бирмәдек.

Бәлки, менә бу тәртипкә омтылу һәм җаваплылык хисе Викторияне Германиягә, тәртип һәм пунктуальлек иленә тарткандыр. Кыз мәктәпне тәмамлый һәм институтка азык-төлек технологияләре факультетына укырга керә, ресторан бизнесы белән шөгыльләнергә хыяллана, пешекче һәм бухгалтер дипломнары ала. Ләкин бер ел гына укый ала.

“КАЗАН” АЭРОПОРТЫНДАГЫ СЮРПРИЗ

Булачак ире Сергей белән кыз ВКонтакте социаль челтәрендә танышкан. Егетнең әнисе тумышы белән Янсуардан, анда әле дә туганнары яши. Сергейның әти-әнисе озак вакыт Яр Чаллыда яшәгәннәр, ә 2003 елда Германиягә күченгәннәр. Сергей 17 яшькә кадәр Россиядә яшәгән. Алар очрашканда егеткә 23 яшь була.

Барысы да бик тиз була: ВКонтактеда ике ай аралашу – һәм августта егет сюрприз ясап Викториянең туган көненә килә. Гомерлек тормыш юлдашын сайлар өчен бөтен кешегә дә ике көн якыннан аралашу гына җитмәс иде, ләкин Сергейга бу вакыт җитә. Икенче тапкыр ул Яңа елга килә һәм “Казан” аэропортында ук кызга йөзләгән розадан торган чәчәк бәйләме бүләк итә, йөзек бирә һәм тәкъдим ясый. Әгәр кайчандыр бу тарихны экранлаштырсалар, Голливуд сценаристлары өчен яхшы материал булыр иде. Бәлки 18 яшьлек кызның кичерешләрен И.С.Тургенев яхшырак сүрәтләр иде. Ничек кенә булмасын бары тик Виктория генә интернеттан гына аралашып, көтмәгәндә кәләшкә әйләнеп, гаиләсеннән, әтиәнисеннән, дусларыннан еракка, башка илгә китеп барачак. Әлбәттә, ул “әйе” дип җавап бирә, тик әти-әниләре белән аңлашу гади булмаячагын да яхшы белә...

– Сергейның тамырлары Питрәчтән булуы үз ролен уйнады, – дип сөйли Виктория, ул чакларны кабат яңартып. – Сергей туган апасына кунакка кайта иде, ә ул балалар бакчасында минем тәрбиячем иде. Шулай итеп безнең әти-әниләр дә бер-берсе белән азмы-күпме таныш булып чыкты. Бу инде чит илдән килгән чит кешегә кыз биреп җибәрү түгел. Бу авыр карар иде, ләкин шулай да әти рөхсәтен бирде. Сергейның әти-әнисе аның тәкъдим ясарга барганын белгәннәр. Алар өчен Россиядән килгән кәләшне кабул итү авыр булмады, алга китеп шуны әйтим: мине бик җылы итеп, тантаналы рәвештә кабул иттеләр, бөтен подъездны чәчәкләр белән бизәгәннәр иде.

Ләкин алга таба маҗаралар башлана гына әле. Германиядә мигрантларны натурализацияләү өчен фиктив никахларга каршы катгый көрәш алып баралар. Шуңа күрә алга таба сюжет бөтенләй детективны хәтерләтә башлый. Сергей Викториягә туристлык юлламасы һәм Чехиягә билет сатып ала, аннан аны Германиягә машинада барып алып кайта. Алар Даниядә язылышалар, ләкин, үч иткән кебек, Германия территориясендә мондый язылышуларны таныган канунның гамәлдә булу вакыты чыккан була. Викториягә депортация куркынычы яный. Яшьләр үз мәхәббәтләре өчен көрәшәләр, адвокат яллыйлар, ләкин мәсьәлә бөтенләй башкача чишелә.

Виктория балага уза һәм булачак Германия гражданинының булачак әнисе фрау Мелингка әйләнә, барысы да уңай хәл ителә. Ул даими яшәү хокукы ала, тел һәм сәяси грамота курслары үтә, имтихан тапшыра, танышлар һәм дуслар таба. Улы Даниэльдән соң кызы Эмилины таба. Алар балалар бакчасына йөри башлагач, Виктория һөнәри карьерасы турында уйлана башлый.

СТОМАТОЛОГИЯ

Сергей Мелинг үзен логистика өлкәсендә тапкан: кибетләргә азык-төлек китерүче компаниядә эшли. Хатынының һөнәр сайлавына да иренең кагылышы булмый калмый, Сергей стоматологка языла, ә тегесе ассистент эзли. Германиядә эшләп уку гадәте бар: эш бирүче уку өчен түли, студент атнага биш көн эшли, ике көн укый. Өч ел шундый режимда Виктория дә теш табибы ассистентына имтихан тапшыра.

– Мин бу шефта тагын бер ел эшләдем һәм аннары алга таба үсәргә телим, дигән карарга килдем, – дип сөйли Виктория. – Мине казналык-йөз хирургиясе клиникасына алдылар, мин анда хәзер дә эшлим. Миңа бу һөнәр бик ошый – операцияләр, имплантлар кую. Мин үз функционалымны үзләштергәч, миңа алга таба укырга мөмкинлек бирделәр. Мин табиб-гигиенист белгечлеге алдым һәм хәзер пациентлар белән мөстәкыйль эшли алам – аларның тешләрен чистартам һәм авыз куышлыгы гигиенасы белән шөгыльләнәм. Алга таба пародонтозны дәвалау белән шөгыльләнергә мөмкинлек алачакмын.

ТУГАН ИЛ ҺӘМ ТЕЛ

Виктория Мелинг өч тел белә: рус, татар һәм немец телләрен. Аның улы Даниэль һәм кызы Эмили рус (өйдә русча сөйләшәләр), немец, инглиз телләрен беләләр. Гомумән, Германия мәктәпләрендә телләргә зур игътибар бирәләр. Мәктәптә өч төп фән: немец, инглиз һәм математика. Инглиз телен барысы да бик яхшы дәрәҗәдә белә. Даниэль фильмнарны бары тик инглизчә генә карый. Моннан тыш, ул латин телен дә белә. Хәзер ул 8 нче сыйныфта укый, 9 нчы сыйныфка күчкәндә тагын бер төп фән – нинди дә булса телне үзе сайларга тиеш. Бу рус, француз яки төрек теле булырга мөмкин.

Әлбәттә, Мелинглар гаиләсенең тормышы Германия белән бәйле: эше, дуслары, якыннары. Тик шунысы гаҗәп, алар питрәчлеләргә дә бик нык бәйләнгән. Быел алар туган якларына өч тапкыр кайтканнар. Шундый ераклыктан, Германиядән, Кельннан, аннан хәтта туры рейс та юк. Викториянең әти-әнисенә уңайсызлыклар тудырмас өчен, Питрәчтә йорт төзегәннәр. Өстәвенә, Кельнда, күпчелек халык кебек үк, вакытлыча яши торган дәүләт фатирында яшиләр – Германиядә күчемсез милек сатып алу бик кыйммәт һәм отышлы түгел. Шулай булгач, Мелингларның бердәнбер шәхси торагы – нәкъ менә Питрәчтә.

ГЕРМАНИЯ – СЫРА, СОСИСКА ҺӘМ ФУТБОЛ

Германия турында Мелинглар күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Газета битенә барысын да сыйдырып бетереп булмый, шуңа күрә моны киләсе язмага калдырыйк. Анда нәрсә булачагын берничә җөмләдә генә язып үтәм.

“Гимназиягә бер һәм икелегә укыган балалар гына бара. Бер – иң яхшы билге, ә иң начары – алты”.

“Россиядә Германия – сыра, сосиска һәм футбол дип саныйлар. Һәм бу, гомумән, дөрес күзаллау”.

“Иремнең абыйсы – бик хирыс җанатар. Барлык матчларга һәм чемпионатларга йөри. Әгәр Германия һәм Россия уйный икән, ул Россия өчен җаната”.

“Немецлар – алар, гомумән, юморны аңламый. Алар без 90 нчы елларда Көнбатыш сериаллары караган вакытта көлгән мәзәкләрдән көләләр. Безнең өчен бу инде искелек калдыгы”.

“Немецлар кайвакыт кызганыч тоела. Безнең эштә бөтен хезмәттәшләребез чит ил кешеләре, бары тик бер генә немец кызы бар: ул үз илендә, әмма ялгызы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса