Питрәчтә хәрби операция герое истәлегенә мемориаль такта ачтылар
Алексей Кирюшин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Махсус хәрби операциядә катнашып хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алексей Кирюшин истәлегенә Питрәч икенче мәктәбендә мемориаль такта ачтылар. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләкне әнисенә бирделәр, аны хәрби хезмәт ветераны Фәрит Вәлиев: “Аны ядкарь итеп саклагыз”, дигән сүзләр белән тапшырды.
Алексей Кирюшин 1978 елның 24 декабрендә Питрәч авылында туган. Ул гаиләдәге өч малайның иң олысы, шуңа күрә кечеләре өчен җаваплы була, аларны яклый, аларга терәк була. Башта район үзәгенең беренче мәктәбендә укый, аннары икенчесенә күчә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ленино-Кокушкинодагы СПТУга укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, егетне армиягә алалар. Ул рядовой укчы булып хезмәт итә. Кайткач өйләнә, 20 яшендә әти була. Төзелеш өлкәсендә эшли, аның кулыннан бар эш тә килә. Махсус операциягә мобилизация буенча китә.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Кече энесе Денис искә төшергәнчә, повестканы ул тыныч кабул итә.
– Чакырганнар икән, димәк барырга кирәк. Качып йөреп булмый! Безнең һәркайсыбызның Ватан алдында бурычы бар, һәм аны абыебыз үз гомере бәрабәренә үтәде. Шалтыратышканда, ул анда ниләр барганын сөйләмәде. Аның хәле, сәламәтлеге турында сөйләштек. Һәрвакыт, барысы да яхшы, дип җавап бирә иде. Ул батыр иде, беркайчан да зарланмады, – дип сөйләде Денис.
Рядовой Кирюшинның тормышы 2023 елның 26 маенда Донецк Халык Республикасының Первомайская станицасында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң өзелә. Аны үзе махсус хәрби операциядә хезмәт иткәндә авырудан вафат булган хатыны янына җирләгәннәр. Ул гаилә хәле буенча хатынын җирләргә кайткан була. Ләкин кире алгы сызыкка киткәннән соң ике көн үткәч батырларча һәлак була. Кирюшиннарның 24 яшьлек уллары Андрей калган.
– Ул яхшы әти иде. Аның белән балыкка йөри идек. Мине үзе белән эшкә ала иде: мин аңа төзелештә булыша идем, ә ул мине өйрәтә иде. Без аның белән саубуллашканда, барысы да яхшы булачак, мин кайтам диде, – дип искә ала улы.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Митингта, якыннарыннан, укытучылардан һәм укучылардан тыш, район җитәкчелеге вәкилләре, Россия Федерациясе Геройлары, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Физәлия Никитина катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов үз иленең чын патриоты әнисенә рәхмәт белдерде.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Алексей Васильевич үз бурычын намус белән лаеклы үтәде. Ватан өчен гомерләрен биргән батыр сугышчыларыбызны без һәрвакыт истә тотачакбыз, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа