Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны матурлык бәйгесендә катнашты

Ул «Иң нәфис» номинациясендә җиңде

Татарстаннан 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 30 гүзәл зат “Син уникаль” Бөтенроссия матурлык конкурсында көч сынашты. Алар арасында район үзәгендә яшәүче Эльвира Быданцева да бар. Ул проектка язын бишенче сезонда катнашкан дустыннан күреп кушылган. Безнең героиня көзге алтынчы сезонда катнашты һәм "Иң нәфис" номинациясендә җиңде.

– Монда һөнәр, буй, авырлык, башка параметрлар буенча чикләүләр юк, – дип сөйли Эльвира. – Конкурс теләсә кайсы хатын-кыз өчен исәпләнгән. Ай дәвамында көн саен билгеле бер расписание буенча тренинглар, мастер-класслар узды. Безнең белән психологлар, сексологлар, вокал, хореография буенча педагог эшләде. Безне Казанның Корстон концертлар залында чыгыш ясарга әзерләделәр: биедек, төз басып йөрдек, интеллектуаль викторинада сорауларга җавап бирдек. Анда катнашуым минем тормышка карашымны, гаиләгә, балаларга мөнәсәбәтемне үзгәртте. Көнкүрешемә матур төсмерләр өстәлде. Әгәр хатын-кызда эчке җылы энергия ташып торса, бу уңай энергия аның әйләнәтирәсенә күчә, – дип саный ул.

Иртәгеге көнгә, барысы да яхшы булачагына ышаныч Эльвирага хәзер аеруча да кирәк. Аның ире махсус хәрби операциядә. Конкурс ярдәмендә ул артык борчылулардан арынган. Ул үзен проектта сынап карарга теләвен әйткәч, ире аны хуплый. Шулай итеп ул авыр сынау – аерылу газабыннан арынып торыр дип өметләнә.

– Күп кенә аналар һәм хатыннар борчу-сагышка бирелә, чөнки аларның якыннары анда ял итәргә түгел, ә сугышка киткән бит. Бу турыда уйлау гына да, аларны хәсрәткә сала, алар үзләрен кулга ала алмый. Кулдан эшләре китә, илһам килми, кайчак юрган астында елап кына ятасы килә. Конкурс миңа игътибарымны читкә юнәлтергә, барысы да яхшы булачагына өметләнергә ярдәм итте. Бу бик мөһим. Без уйлаган бөтен нәрсә материальләшә бит. Минем күңелем күтәрелде, ирем дә моны сизә. Шулай итеп ул да үзен көчлерәк сизә башлый, – ди Эльвира.

Пар Казанда таныша. Ул хәрби комиссариатта эшләгән, ә булачак ире призывникларны Киров өлкәсенә озатырга килгән. Шунда ук видеошалтыратулар, телефон аша язышып аралашулар башлана. Соңрак ул махсус хәрби операция зонасына китә. Ул анда киткәч берникадәр вакытка элемтә югала, Эльвира бу кешенең үзенә ничек кадерле булуын аңлый. Күрәсең, ул да хисләренең нык икәнен аңлап аңа: “Миңа кияүгә чыгасыңмы?” дип яза. Гашыйклар Питрәч ЗАГСында хәрби хезмәткәр ялда булганда язылышалар. Бер айдан соң ул өйләнгән, гаиләле кеше булып кире китә, штурмовик булып хезмәт итә. Никах балдагын хатынына калдырган, Эльвира аны муенында талисман кебек йөртә. Ире Яңа елга кайтыр дип өметләнә.

Аның кызлары Диана һәм Аидага 15 һәм 16 яшь, алар икенче мәктәптә укыйлар. Аларның әтиләре – хәрби, шулай ук әнисе ягыннан бабалары да. Эльвираның беренче никахы таркала, әмма элеккеге ире белән хатын шундый җылы мөнәсәбәтләрдә калалар, яңа гаиләләре белән дуслашалар. Ул тормышта нинди генә шартлар булуга карамастан, хатынкыз зирәклеге күрсәтергә тырыша. Эльвира безнең районга өч ел элек Питрәчтә полициягә эшкә урнашкач күченгән. Ул икътисад факультетын тәмамлаган, ләкин беркайчан да икътисадка артык тартылмавын таный. Югары белем булсын өчен укыган. Билгеле булганча, әгәр дә һөнәрне ошатмыйсың икән, үзеңне анда тоткарланырга мәҗбүр итү кыен. Эльвира үзен газапламый, матурлык индустриясенә китә – косметолог-эстетист курсларын уза. Ул инъекциясез процедуралар һәм бит өчен массаж ясый. Аның бу хирыслыгы кечкенә Эля көзге янында бөтерелеп йөргәндә, үзенә төрле битлекләр ясаганда ук сизелгән. Бүген бу яраткан эшенә һәм керем чыганагына әверелгән. Белгеч үз клиентларын кабул итә торган бинаны арендалый. Аңа яшүсмерләр дә, яшьләр дә, пенсионерлар да, хәтта ир-атлар да килә. Аның инде дүрт сертификаты бар, бу юнәлештә үсәргә планлаштыра, хәзер үзмәшгуль булып теркәлә.


Косметолог киңәшләре

– Тире белән проблемалар безнең үз-үзебезне дөрес карамавыбыздан килеп чыга – эчке яктан да, тышкы яктан да. Дөрес туклану, яхшы йокы, стресстан сакланыгыз. Рационнан шикәрне алып ташлагыз, аларны татлы җиләк-җимешкә, балга алыштырыгыз. Төсле газлы эчемлекләр кулланмагыз. Чипслар, сохарилар – болар барысы да организмга зыян китерә, һәм ашказаны гына түгел, тире дә зыян күрә. Дөрес юыну мөһим – һичшиксез, иртән һәм кич юынырга кирәк. Әгәр тире нечкә булса, сезгә гельләр яки күбекләр туры килер. Составында табигый майлар һәм витаминнар булган махсус сабыннар бар. Тоныкландыру өчен тире тибындагы крем һәм сывороткалар кулланыгыз. Битне сөлге белән түгел, ә бер тапкыр кулланыла торган тастымаллар белән сөртү яхшырак. Шулай да сөлгене өстен күрәсез икән, гаиләнең һәр әгъзасында ул индивидуаль булырга тиеш. Микробларны юк итү өчен, аны үтүкләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса