Питрәчтән өч яшьлек Женя әти-әнисе белән һәр адымы өчен көрәшә
Кызга мөстәкыйль рәвештә баскычтан менәргә, дөрес утырырга һәм торырга өйрәнергә кирәк
Званка авылыннан Горденковлар гаиләсенә, кызларында коточкыч диагноз – балалар церебраль параличы булуын ишеткәнче, төрле хастаханә кабинетлары бусагаларын күп таптарга туры килгән. Шуннан бирле алар кызларының сәламәтлеген кайгырта. Әти-әнисе кызлары башкалар кебек яши алсын өчен барысын да эшли. Ләкин бу гаять зур тырышлык һәм акча сорый.
“БЕЗ БАЛАБЫЗНЫҢ АВЫРУ БУЛУЫНА ЫШАНА АЛМАДЫК”
Йөклелек вакытында анализлар, диагностика яралгы белән барысы да тәртиптә дип күрсәтә. Ниндидер тайпылышлар турында сүз дә булмый. Ләкин бала вакытыннан алда туа, сабый сигез айда кесарев кисеме юлы белән дөньяга килә. Шуңа да карамастан, тугыз айга кадәр табиблар сабый белән барысы да яхшы дип ышандыралар. Үсештә бераз артта калуны баланың вакытыннан алда тууы белән аңлаталар. Ананы: “Озакламый куып җитә”, – дип тынычландыралар. Ләкин Лилия Илдаровнаны кызының күзләренең кылый булуы сагайта, өстәвенә инде вакыт җитсә дә, кыз утырырга өйрәнми.
Ана кеше борчуга төшә. Ул баланы түләүле невропатологка күрсәтә, ул: “Бу пирамидаль җитешсезлек. Ләкин куркырлык нәрсә юк”, ди. Ике ай дәвалаганнан соң алга китеш булган кебек була, ләкин алай сизелерлек түгел. Кечкенә пациентканы остеопатка җибәрәләр. Бу баланың әти-әнисенең борчылуы юкка булмавын белдергән беренче белгеч була, моның катлаулы очрак булуы турында әйтә. Ул йөрмәячәк, сөйләшергә өйрәнмәячәк, каты ризыкны йота алмаячак, ди. Кабинеттан чыкканда, кызның әнисе докторга турыдан-туры сорау бирергә батырчылык итә: “Бездә ДЦПмы?”. Бу Лилия Илдаровна ишеткән “әйе” сүзенең иң куркынычы була. Аннары республика клиник хастаханәсенең реабилитация үзәгенә баралар, анда мөдир балага инвалидлык рәсмиләштерергә тәкъдим итә.
– Ул чагында минем аяк астымнан җир убылып киткәндәй булды. Без ирем белән балабызның бик каты авыру икәненә ышана алмадык, – диде Лилия Илдаровна.
Шул көннән табибларга йөрүләр, дәвалау, массажлар, уколлар, дарулар башлана. Ләкин яхшы якка үзгәреш булмый диярлек. Өметсезлектән кызның әти-әнисе Удмуртиянең Пугачево авылына сукыр дәвалаучы янына баралар. Ул кызда бернинди балалар церебраль параличы да булмавы, ә муен умыртка сөяге кысылган булуы турында әйтә. Ике атна массаж ясап дәваланырга калалар. Ни гаҗәп, бу нәтиҗә бирә, Женя беренче адымнарын ясый.
“УЛ БИК КӨЧЛЕ – ЕЛЫЙ, ЛӘКИН ТҮЗӘ”
Гаилә төрле шәһәрләргә барган, төрле тернәкләндерү үзәкләрендә булган. Бер яшендә Женя шуышырга өйрәнә башлый. Аннары аягына баса, ләкин, балерина кебек, аяк очларына гына, өч адым ясый да, тезләнә. Әти-әнисе Женя йөри алыр, һичшиксез, булдыра алыр, дигән өметләрен өзми. Иң яхшы табиблар эзләүне дәвам итә. Һәм мартта, гаилә дуслары тәкъдим иткән, Кытайдагы клиника белән элемтәгә керәләр. Чит ил медикларына Женяның барлык тикшеренү нәтиҗәләрен җибәрәләр. Реабилитация өчен 1,8 млн сум кирәк була. Интернетта акча җыюны игълан итәләр. Битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән апрельдә кирәкле сумма җыела. Май аенда Горденковлар өч айга Кытайга очалар.
– Беренче кабул итүдә врач бездән нәрсә теләвебез турында сорады. Кызымның йөргәнен күрәсем килә, дидем. Һәм тәрҗемәче докторның: “Бу безнең өчен проблема түгел”, – дигән сүзләрен җиткерде. Шатлыгымнан шунда ук елап җибәрдем. Дәвалануның өченче атнасына Женя йөреп китте. Элек тезләнеп, коляскада гына йөри иде, без аның белән кулга-кул тотышып йөри алмадык. Шуңа күрә бу зур казаныш булды. Без бик көчле реабилитация үттек. Өч ай, атнага алты көн сигездән алтыга кадәр без анда эшкә барган кебек йөрдек. ЛФК, массаж, энә терапиясе, препаратлар билгеләделәр. Вак моториканы, психомоториканы үстердек, чөнки кызым биеклектән курка иде, – дип сөйли Лилия Илдаровна.
Горденковлар Званкага дүрт ел элек күченгәннәр. Лилия Казанда туган, ә әнисенең туган җире – Олы Кадыли авылы, шуңа күрә районда аларның туганнары күп. Ул белеме буенча педагог, матурлык индустриясе өлкәсендә эшләгән, хәзер һәрвакыт бала белән. Женяның әтисе Кемерово өлкәсеннән, гаилә башлыгының үзенең зур булмаган бизнесы бар. Женяның Артем исемле абыйсы бар, аңа тугыз яшь, Цареводагы “Прогресс” лицеенда укый.
– Без балаларны тигез күрәбез. Алар абый белән сеңел булып үсә. Дус чаклары да, ачуланышкан чаклары да була, кайвакыт хәтта сугышалар да (көлә). Без үз балабызны кимчелекле дип санамыйбыз, мин моның белән беркайчан да килешмәячәкмен, – дип таный әни кеше.
Шуңа күрә ул психологик яктан бер ел буе Женяны рәсми рәвештә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән бала дип танырга – инвалидлык алырга да карар кылмый йөргән. Әмма моны бушлай медицина, социаль яклау бүлегеннән ташламалар алу өчен эшли.
– Кызым беркайчан да артык сораулар бирми. Ләкин Кытайда Женечкадан дуслары турында сорагач, аның: “Минем дусларым юк, чөнки минем аякларым йөрми” диюе, йөрәккә кадалды. Шушы клиника ярдәмендә ул хәзер йөрергә өйрәнде. Бу могҗиза. Мин беркайчан да, мондый сынау белән очрашырмын, дип уйламаган идем. Ләкин минем шундый кызым булган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. ДЦПлы балаларны күрәм, аларның күбесенең хәле күпкә начаррак. Шуңа күрә әлегә кадәр бу диагнозга ахыргача ышанмыйм да. Женя җырлар җырлый, шигырьләр укый, рәсем ясый. Ул бик актив, сәхнәдә чыгыш ясарга хыяллана. Аңа дүрт яшь тулгач, вокалга бирергә телибез. Без ул үзен гадәти бала итеп хис итсен өчен күп көч куябыз. Ул бик көчле – елый, ләкин түзә, нәрсә кирәк, шуны эшли, танк кебек алга бара, – дип уртаклашты кызның әнисе.
Октябрьдә Женяга нәтиҗәне ныгыту һәм яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен шул ук клиникада кабат реабилитация узарга кирәк. Кызга мөстәкыйль рәвештә баскычтан менәргә, дөрес утырырга һәм торырга өйрәнергә кирәк. Кабат акча җыю игълан ителде, аны районыбыз мәктәпләре һәм балалар бакчалары ата-аналары һәм балалары ябарга булышты. Һәркем үз территориясендә “Игелек ярминкәсе” үткәрде, бөтен акчаны әлеге гаиләгә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа