Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Тәртип сакчысы булу – һәрвакыт һәм һәркайда уяу булу дигән сүз

(Сулдан уңга) Руслан Гайнулов һәм Илнар Шәйхетдинов: “Сезнең куркынычсызлык – безнең эш". Автор фотосы

29 октябрьдә РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сагы оешу көне билгеләп үтелә

Росгвардия хезмәткәрләре Руслан Гайнулов һәм Илнар Шәйхетдинов тәүлеклек сменага бер экипаж белән керә, ел саен һөнәри осталык конкурсында катнаша. Икесенең дә кечкенә уллары бар. Балалар бакчасында алардан кем булырга теләүләре турында сораганда, икесе дә, әтиләре кебек, полицейскийлар, диләр.

Федераль эзләүдә булган җинаятьчене тоткарларга ярдәм итте

Руслан Гайнулов Шихазда авылында туган, Питрәч икенче мәктәбендә укыган. Яшүсмер чагында кул көрәше белән шөгыльләнгән, ярышларда призер булган, грамоталарын әлегә кадәр саклый. Бу яшьтәге күпләр кебек үк, аның да тизрәк үсәсе килгән. Ләкин ул үзен ниндидер һөнәрдә төгәл күрми. Казан элемтә электротехникумына укырга керә. Яшь элемтәче үз белгечлеге буенча озак эшләми, ул параллель рәвештә читтән торып белем ала. Армиядә хезмәт итә. Ә урта махсус белем турында диплом алганнан соң 2018 елда Росгвардия сафларына керә. 

– Кабинетта кәгазьләр актарып утыру – минем өчен  түгел. Миңа хәрәкәттә булу ошый. Форма кияргә һәм Законга хезмәт итәргә теләвемне аңладым, –  ди ул.  Шулай да һөнәр сайлауда  әтисенең үрнәге йогынты ясагандыр. Рәмзил Нуруллинович шулай ук ведомстводан тыш сак хезмәтендә хезмәт иткән.  

Руслан Гайнулов – өлкән полиция хезмәткәре. Алар тревога төймәсе сигналы буенча һәм сак-янгын сигнализациясе эшли башлагач – кибетләргә, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә һәм башка шундый объектларга чыгалар. Эчке эшләр министрлыгының кизү тору бүлегенә килгән хәбәрләргә дә җавап бирәләр. Килеп туган хәл буенча эш итәләр. Кайдадыр табибка кадәр ярдәм күрсәтергә, кайдадыр хулиганны тынычландырырга кирәк. Еш кына аларга нәкъ менә исерек хәлдә тавыш чыгаручылар, гауга куптаручылар турында хәбәр килә.  Кемдер өйдә котыра, ә кемдер җәмәгать урынында тәртип боза. 

Тәртип сакчысы булу – һәрвакыт һәм һәркайда: эштә дә, өйдә дә, эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә уяу булу, дигән сүз. Бервакыт, Руслан Гайнулов эштән кайтканда кибеткә азык-төлек алырга керә һәм шунда федераль эзләүдә булган җинаятьчене танып ала. Бу хакта шунда ук полициягә хәбәр итә. Качкынны тоткарлыйлар, ә росгвардияче моның өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Гомерләрне коткаралар 

Илнар Шәйхетдинов яшьтән үк эшли башлый. Әтисе Дамир Сәйфетдин улы Чыты авылы колхозында баш инженер була. Шуңа күрә улының балачактан авыл хуҗалыгына кызыксынуы үсә генә бара.

– Мин һәрчак техникага тартылдым. Ул вакытта мин, тракторчы булырмын, дип уйлаган идем. Мәктәптә укыганда ук җәйге каникулларда комбайнчы булып эшләдем, –  дип искә ала ул.

Үз теләген тормышка ашыру өчен Ленино-Кокушкинода ПЛ-93 тә тракторчы-машинистка укый, армиядә хезмәт итә. Ләкин кайткач комбайнга түгел, ә полиция машинасына утыра. Барысы да уйламаганча килеп чыга – дустыннан росгвардиягә кеше кирәклеге турында белә. “Үзеңне сынап кара, бәлки килеп чыгар”, –  ди ул аңа. 2014 елдан Илнар Шәйхетдинов полициядә машина  йөртүче булып эшли. Билгеләнгән урынга мөмкин кадәр тизрәк барып җитү өчен җаваплы, моның өчен тиз арада иң кыска юлны сайлый. Аларның реакция зонасы – Питрәч авылы.

– Без биш минут эчендә барып җитәргә тиеш. Безнең сигнал-тавыш җайланмалары бар, юлда безгә барысы да юл бирә, –  ди ул.

Әгәр вакытлары бар икән, кар көртендә батып калганнарга яки машиналары ватылганнарга туктап ярдәм итәргә тырышалар. Билгеләп үтүләренчә, иң мөһиме – кеше булу. Илнар Шәйхетдинов руль артында коллегаларын көтеп утырмый, ә барлык операцияләрдә хезмәттәшләре белән бергә катнаша. Дөресен әйткәндә, кешене үлемнән, ә кайчакта үз-үзеннән дә коткарырга туры килгән.

– Яңа ел алдыннан Осиновода ир-ат муенындагы кан тамырларын кискән, үз-үзенә кул салырга теләгән. Ул балконда бикләнгән, шуңа күрә аның янына эләгү җиңел булмады. Тәрәзәләрне ватарга туры килде. Зыян күрүче кан эчендә булса да, үзенә ярдәм күрсәтүләрен теләмәде. Ләкин без аны коткардык, кеше исән калды,  –  дип сөйли ул. 

Һөнәри планнары турында сорашкач,  инде 10 ел бу вазифада булуы – моңа ияләшүе, команда белән дус булуы, башка эш турында уйлап та карамавы турында  әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса