Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән хезмәт ветераны Андрей Марининга 90 яшь тулды

Ул бүгенге көнгә кадәр күзлексез китаплар укый һәм телевизор карый.

Фото: © Ильшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Андрей Михайлович 1934 елның 24 июлендә Пит рәч авылында биш балалы гаиләдә дүртенче булып туа. Әнисе Анна Андреевна гомер буе сөт заводында эшләгән, әтисе Михаил Игнатьевич райпода йөк төяүче булган.

Гаилә тату яшәгән, балалар әти-әниләренә булышырга да, уйнарга да вакыт тапканнар. Мишә янында үскән кайсы малай балык тоту белән мавыкмаган икән?! Мөмкинлек булганда, кечкенә Андрей да дуслары белән елгага бара торган булган.

– Ул вакытта да, хәзерге кебек үк, күпер янында балык тотарга яраталар иде. Балык күп һәм төрле була иде, балыксыз кайткан булмады, гәрчә кармаклар кулдан ясалган булса да, – дип искә ала Андрей Михайлович.

Ләкин җәйге матур, кайгысыз балачак көннәренең берсендә авылда: «Сугыш башланды», дигән борчулы хәбәр тарала. 1941 елда әтисен алып киткәч, Андрей «Димәк, шулай кирәк», дип уйлаган, аның кая киткәнен аңламаган. Бер елдан Михаил Игнатьевич Тула янында һәлак була. Шул вакытта сигез яшьлек Андрей сугышның нәрсә икәнлеген аңлый.

– Әтисез үстек, әни безне ялгызы тәрбияләде, – ди Андрей Михайлович. – Барыбызны да аякка бастырганы өчен аңа рәхмәтлебез. Без әнигә хуҗалыкта булыштык, яшьли эшли башладык. Мин бишенче сыйныфтан соң безнең йорттан ерак түгел хәзерге Гаврилов урамында урнашкан «Леспромхоз»га столяр өйрәнчеге булып урнаштым. Балачактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата идем, шуңа күрә бу һөнәрне шунда ук сайладым диярлек. Ул чорда Питрәч зур түгел иде, нигездә салам түбәле йортлар, бик сирәк кешедә генә тактадан, шифер белән калай турында әйтеп тә торасы юк. Хәзер генә ул авыл шәһәр кебек булды, – дип билгеләп үтә ул.

Андрей Маринин анда өч ел, аннары тагын өч ел промбазада (соңрак СМУ) эшли. Армиядә хезмәт итәргә вакыт җитә, дүрт ел эчендә ул ярты Европаны йөреп чыга, Молдавия, Украина, Венгрия, Австрияне күрә, алар хезмәт иткән часть хәрби йөкләр ташый торган була. Туган ягына кайткач, яңадан яраткан эшенә урнаша.

– Без рамнар, ишекләр, өстәлләр ясадык һәм Казан өчен имәннән махсус заказлар эшләдек. Туганнарга, дусларга мебель белән булыштым. Безнең өйдә хәзер дә мин үз кулларым белән ясаган комод, урындыклар һәм башка җиһазлар бар. Ул вакытта заказлар күп иде, без эшне сыйфатлы һәм матур итеп башкарырга тырыштык, – ди әңгәмәдәшем.

Үз хезмәте өчен Андрей Михайлович лаеклы бүләкләр алган, биш тапкыр «Коммунистик хезмәт ударнигы» булган (беренче тапкыр 1973 елда бүләкләнгән), шулай ук ул социаль ярышларда җиңүче булып санала. Дүрт елдан соң СССР Президиумы Указы белән «Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны» ордены белән бүләкләнә. Ул аларны бик кадерләп саклый. Бервакыт аңа һөнәрен алыштырырга туры килә. 1984 елда Питрәч янгын сүндерү частенә янгын сүндерүче булып күчә, ике елдан инде каравыл башлыгы була. Моннан 2004 елда лаеклы ялга китә. Ләкин соңыннан да өйдә тик утырмый, биш ел шәхси оешмада столяр булып эшли.

– Өйдә дә остаханәм бар иде, анда мин яраткан эшем белән шөгыльләнә идем. Столяр инструментларыннан һәм төзелеш материалларыннан башка үз тормышымны күз алдына да китерә алмадым. Шулай да вакыт узу белән эшне ташладым, еллар үзенекен итә, куллар да андый нык түгел инде, – ди ветеран.

Яраткан тормыш иптәше Александра Аксентьевна белән бергә 60 елга якын яшәгән, дүрт ел элек ул авырып вафат булган.

– Шура белән 1957 елда кичәдә таныштык. Мин аны озата киттем, ул күрше урамда гына яши иде. Шул чакта безнең арада хисләр кабынды. Ул җирле редакциядә эшли иде, башта корректор, аннары пенсиягә чыкканчы җаваплы секретарь булып эшләде. 1959 елның 19 гыйнварында, Качману көнендә өйләнештек. Ике ул һәм бер кыз үстердек. Кызганычка, өч ел элек авырып кече улыбыз Михаил үлде, – дип сөйли Андрей Михайлович.

Ярты елдан артык ул кызы Нинада яши, алар әтиләрен һәм бабаларын хөрмәт итәләр, ул үзе дә балаларыннан канәгать. Яше олы булуга карамастан, бакчада балаларына булыша, өй янындагы кечкенә генә участокта яшелчә, бәрәңге үсә. Ветеран аларга су сибә, төбен өя, чүбен утый.

Ул һаман да һәвәскәр балыкчы, балачактан ук кармагын кулыннан төшерми, Щучье күлендә балык тота. Аны иртә белән кызы күл буена алып килә, ә кичен килеп ала, яки күршесе Вазыйх Вәлитов белән кайта. Күптән түгел 19 кәрәкә балыгы тоткан, ә башка вакытта унарны алып кайта.

Юбилей көнендә аны котларга янгын сүндерү бүлегеннән хезмәттәшләре, балалары, оныклары, күршеләре һәм дуслары килде. Аның өчен озын гомер – иң яхшы бүләк. Шушы туксан ел эчендә тормышның барлык авырлыкларын күрергә насыйп булса да, Андрей Михайлович язмышка үпкәләми, яңа көнне һәрвакыт елмаеп каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса