Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч аграрийлары бөртеклеләрне җыюны төгәлләде

Район механизаторлары барлыгы 90160 тонна ашлык суктырдылар.

- Районыбыз иген-басуларындагы уңыш югалтуларсыз җыеп алынды һәм амбарларга кайтарылды. 
Урып-җыю вакытында 80 ашлык җыю комбайны эшләде. Һәр гектардан уртача 30,2 центнер уңыш җыеп алынды. Хәзер безгә 4700 гектарда техник культуралар җыясы калды, бу көнбагыш, рапс, горчица, майлы культуралар, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов.
- Югары нәтиҗәләргә ирешүдә безгә уңайлы һава шартлары ярдәм итте. Әмма тиешле технология булмаса, һава торышы гына яхшы уңыш китерми. Игенчелек культурасын арттыру һәм профессиональ эш алып бару уңай роль уйнады, - дип билгеләп үтте профильле министр Марат Җәббаров үз интервьюсында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса