Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылында яшәүче тыл ветераны Мария Владимировага 100 яшь тулды

Бу уңайдан аны район башлыгы Илһам Кашапов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Бу көнне ул күтәренке кәеф белән каршы алды. Аның фатирына иң якын кешеләре җыелган иде. Мария Гавриловнага бүләк иткән чәчәк бәйләмнәреннән бәйрәм өстәле тулды.

Мария Гавриловна Колай авылында зур гаиләдә унберенче бала булып туган. Әтисе һәм олы абыйлары итек басучы булган, чаналар ясаганнар, малтуар асраганнар, муллыкта яшәгәннәр.

Әни мине 49 яшендә тапкан. Ә Колай чиркәве рухание Пантелеймон Соколовның әнисе Зинаида чумылдырган. Мин мәктәпне ярата идем, миңа уку җиңел бирелде. Урсай ярдәм итте һәм кайчагында мине сыйлый торган иде, - дип искә ала Мария Гавриловна.

Әмма бәхетле балачагы озак дәвам итми, 1930 елда аларның гаиләсен кулак дип таныйлар һәм бөтен мал-туарларын алалар, кече энеләрен хезмәт армиясенә җибәрәләр, тиздән әти-әнисе һәм олы абыйсы тифтан үлә. 14 яшеннән башта колхоз бакчаларында эшли, ә сугыш башланганда аңа хәрби комиссариатта фронтка повестка тапшыралар. Әмма колхоз рәисе Сергей Никитин ничектер армиягә чакырудан азат итүгә ирешә алган. Мария Гавриловна Казанда курслар тәмамлаган.

Безне, дүрт кызны Казан шәһәре МТСна өч айлык тракторчылар курсына җибәрделәр. Курслардан соң трактор бригадасында тракторчы булып эшләдем. Мин тракторда бик күп җирләр сукаладым. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләдек. Арышхазда һәм Ивановка авылларында җир сөрдек», - дип искә ала юбиляр.

Үз эшенә җаваплы караучы яшь кыз бер ара Питрәчтә нефть базасы мөдире дә булып торган. Сугыштан соң Дүрт Өйле авылында яшәүче фронтовик Владимиров Иван Захаровичка кияүгә чыга. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Мария Гавриловнаның 7 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә аларның кайгыртуын, игътибарын тоеп яши. Аның күзләре берни дә күрми, шулай да күңел төшенкелегенә бирелми. Күпләрне тавышларыннан таный һәм хәтерли.

Туган көнендә үзенә шундый игътибар күрсәтүләренә бик сөенде. Үзе әйтүенчә, аларның гаиләсендә озын гомерлеләр булмаган, ул беренче икән.

Ходай мине нәрсә өчендер озын гомер белән бүләкләде, һәм мин аңа чиксез рәхмәтлемен! – диде Мария Гавриловна. Аны белгән кешеләр, бу аның мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы, Ходайга ышануы өчен зур бүләк, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса