Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә ремонт 85 процентка төгәлләнгән

Хәзер төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатрлар урнаштыра.

Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү дәвам итә.

Җир эшләре төгәлләгән: ял итү зонасына газон, уен зонасына – ком, төп юлга - брусчатка җәелгән. Фонтан да ясалган.

Спорт мәйданчыгында җиһазлар урнаштырылган инде, хәзер төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатр кую белән мәшгуль.

Планлаштырылган эшләр 85 ка төгәлләнгән, - дип билгеләп үтте прораб Руслан Садретдинов.

Җирле халык үзгәрешләргә бик шат.

Барысы да яхшы якка үзгәрә. Монда зур төзелеш бара. Түземсезлек белән ачылганын көтәбез, - ди үтеп баручыларның берсе Николай Шавкунов.

Шулай итеп, беренче чират эшләре тиздән тәмамланачак. Алга таба киләсе елда күрше спорт мәйданчыгын яңарту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X