Питрәч бакчачыларына август аенда ниләр эшләргә?
Август — кызыл һәм кара карлыган өчен бик әһәмиятле ай.
Бу айда киләсе елга бөреләр формалаша. Шуңа күрә куакларны аеруча тәрбияләргә кирәк.
Беренчедән, куакларны кисәргә. Чиста секатор алып, ботакларны сындырмыйча эшләргә. Корыган, авыру, иске, җирдә ята торган ботакларны алырга. Тамырдан чыккан артык ботакларны да кисәргә. Кара карлыганның яфракларын өзәргә кирәк.
Икенчедән, ботакларын кискәннән соң, карлыганга җылы су сибәргә. кызыл карлыганга уртача зурлыктагы ике чиләк, кара карлыганга иң күбе дүрт чиләк су сибәргә.
Өченчедән, төбен йомшартырга, бу куакны кислородка баета. Тирән итеп йомшартырга ярамый. Туфракның өске катламын гына йомшартырга, чүп үләннәрен утарга. Ашлама салу өчен буразналар ясарга.
Дүртенчедән, ашлама сибү әһәмиятле. Берәр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын, бер стакан агач көлен җылы суда эретергә. Шушы эремәне куак төбенә сибәргә. Бер литр сыер тизәген бер чиләк суда төнәтеп, куак төбендәге буразналарга сибәргә.
Бишенчедән, корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртергә.
Бакча җиләге-викторияне көзен утыртып калдыру яхшырак
Җәйләрен хуш исле, тәмле бакча җиләге белән сыйланасыгыз килә икән, аны вакытында тәрбияләп тору зарур. Виктория үсентеләре картайса, түтәлләрне яңарту яхшы нәтиҗә бирә. Җиләк мыекчаларын кайчан утырту әйбәтрәк: көзенме, әллә язынмы?.Көзен утыртып калдыру яхшырак, белгечләр. Ник дигәндә, беренчедән, бу чорда җиләкнең мыекчалары күп була. Икенчедән, салкынчарак һава шартларында җиләк үсентеләре бик әйбәт тамыр җибәрә. Язын утыртканда, җәй башы эссе килсә, үсентеләр корырга мөмкин. Өченчедән, инде киләсе елның җәендә үк мул гына уңыш җыеп алырга мөмкин булачак. Иң яхшысы – бакча җиләген 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр утырту. Утырттым да оныттым түгел: көннәр коры торганда су сибәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа