Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт»

Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде

«Август редиска һәм яшел тәмлткечләр утырту өчен бик яхшы вакыт. Бигрәк тә бу редискалар өчен идеаль вакыт. Көн яктысы кыска булу аркасында ул сабакка түгел, ә тамырга үсәргә өлгерә. Сарымсак үскән җир редиска утырту өчен менә дигән урын булачак.
Шулай ук августта пекин кәбестәсен дә утыртырга була. Нәкъ менә шушы вакытта утыртсагыз, беренче салкыннар башланганчы әлеге кәбестә белән сыйланачаксыз.  Петрушка, укроп, руккола, базилик, шпинат  чәчер өчен дә бик кулай вакыт август. Суган да утыртырга була, әмма ул яшеллек өчен генә булачак», - дип сөйләде Надежда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса