Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч бал кортларына паспорт бирәчәкләр

Агымдагы елның гыйнварыннан Татарстанда умарталыкларга умартачылык паспортлары бирә башладылар. Документта умарталыкның хуҗасы, урнашу урыны һәм умарталарның саны турында мәгълүмат булачак.

- Безнең районда 192 умартачы бар. Аларның 27се узган ел, ә быел 26сы паспорт алды. Барлык умарталыкларга паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак, - дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең аквакультура һәм умартачылык буенча белгече Павел Егоров.
Умартачылар узган җәйдә умарта кортларының күпләп үлүен авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен химик эшкәртү белән бәйле диләр. Безнең район умартачылары да зыян күрде. Шул уңайдан район башлыгы Илһам Кашапов умартачылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берничә очрашу үткәрде, аграрийлар һәм умартачылар белән ачыктан ачык сөйләшү быел да дәвам итәчәк. Умартачыларның чәчү мәйданнарын планлаштыру стадиясендә үк нинди культураларның кайда чәчеләчәген белү мөмкинлеге булачак. Махсус паспортлар республикада булган барлык умарталыкларны күрү һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында оператив мәгълүмат бирү өчен кирәк тә инде.
Паспорт алу өчен гариза белән район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса