Питрәч балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү рөхсәт ителә
Өлкәннәргә һәм балаларга берничә кагыйдә үтәргә туры киләчәк.
Яңа елны барыннан да бигрәк балалар сагынып көтеп аладыр, мөгаен. Алар өчен бу аеруча да тылсымлы вакыт, Кыш бабайдан яраткан уенчыкларын сорый алалар, матур күлмәкләрдән сәнгатьле итеп шигырь сөйли алалар. Катлаулы ситуациягә карамастан, балаларны мондый шатлыклы мизгелләрдән мәхрүм итмиләр. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә чыршы бәйрәмнәре үткәрергә рөхсәт ителә, ләкин үз группаларында гына. Ата-аналарга һәм башка туганнарына бәйрәмдә катнашырга ярамый. Әкият геройлары сабыйлар янына килә ала, әмма бу роль өчен чит кешеләрне чакырырга ярамый.
Мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре дә шундый ук кагыйдәләр буенча үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа