Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч балалар бакчаларында мюзикллар куялар

Киләчәгебез балаларыбызны ничек тәрбияләүгә бәйле. Беренче чиратта, тәрбия әлбәттә инде, ата-аналар мәшәкате. Шулай да күп нәрсә белем бирү учреждениеләреннән дә тора. Кечкенә бала – ак кәгазь бите кебек, шуңа күрә дә һәр баланың үсеше өчен дөрес ысуллар табарга кирәк, аның киләчәге уңышлы булсын өчен ныклы нигез булдырырга кирәк.

Питрәчтә “21 гасыр шәхесе: заманча педагогика технологияләре” Халыкара мәгариф форумы үтте. Укытучылар файдалы һәм нәтиҗәле эш башкарды. Җирле тәрбиячеләр үзләренең уңышлары һәм күрсәткечләре белән уртаклаштылар, шулай ук республика һәм чит ил коллегаларыннан күп нәрсәләр белделәр.
Районда 14 балалар бакчасы бар, аларда 1525 бала тәрбияләнә, 115 педагог эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә федераль дәрәҗәдәге эксперименталь мәйданчыклар, республика дәрәҗәсендәге инновацион һәм стажировка мәйданчыклары эшли.
Район учреждениеләрендә алып барылучы эшләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәрьяклап шәхес буларак тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Тәрбиячеләр төп игътибарны математика, лингвистика белеменә, эстетик-сәнгать һәм экологик күнекмәләргә бирә.
Питрәчкә республика балалар бакчаларыннан 40 педагог килде. Сербия психологлары ассоциациясе вәкиле, Сербиянең дәүләт мәгариф советы әгъзасы Весна Яневич-Попович та чарада кунак булды.
- Яхшы педагоглар, сәләтле балалар, искиткеч атмосфера! – дип уртаклашты ул тәэсирләре белән.
- Без бөтен район тәрбиячеләре белән хезмәттәшләребезгә балаларга музыкаль тәрбия бирүдә үз тәҗрибәбезне тәкъдим иттек, ә безнең кунаклар, үз чиратында, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, - ди район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
Җирле педагоглар балалар белән бергә төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Кунакларга “Бременские музыканты” мюзиклын, татар телендә сәхнәләштерелгән “Кәҗә бакчага китте” тамашасын һәм башка бик күп кызыклы чыгышлар күрергә насыйп булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның артистлыгы һәм кыюлыгы чара кунакларын сокландырды. Моннан тыш, Питрәч тәрбиячеләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең заманча технологияләре турында докладлар әзерләгәннәр иде. Малайлар һәм кызлар практикада үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Регионнар белгечләре балалар аңында музыка ролен ачып бирә торган темаларга лекцияләр белән чыгыш ясадылар.
- Форумның максаты – көн саен очрый торган мөһим сорауларга җаваплар алырга мөмкин булган җәмәгатьчелекне булдыру, - дип аңлата психология фәннәре кандидаты Юлия Блинова. – Тематик мәйданчык музыкага багышланган булганлыктан, без музыка белән бергә кызыклы индивидуаль дәресләр карадык, балалар бик сәләтле! Һичшиксез, алар безгә ишетү сәләтенең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Чара ахырында психологик фәннәр кандидаты Татьяна Валькова питрәчлеләргә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм семинарда катнашучыларга бүләк сертификатлары тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X