Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч балалары супермонстрлар сайлый

- Безнең күпләребез "Моны ал!" дип кибеттә көйсезләнеп әйбер алдырганын күргәне бардыр. Гаиләдә сабый булса, мине аңларсыз, - дип биш яшьлек баланың әнисе уфтанды. - Аларга ачуланып та булмый. Әмма хәзер уенчыклар шулкадәр куркыныч! Аларны кулга да аласы килми. Ә балага нәкъ менә шундый ямьсезе кирәк. Бу аның өчен зыянлы...


Интернетта барлык социаль челтәрләрдә балалар гаджетлар белән эш итәргә өйрәнәләр дә, үзләре теләгән ямьсез курчакны сатып алу әмәле турында сөйләшеп куялар. Бу темага хәтта өлкәннәр дә кушылып китә, киңәшләрен бирә. Моның уңай ягы да бар. Яшүсмер кызлар текә курчак алырга теләсә (аның бәясе район кибетендә 2 мең сум тора), социаль челтәрдәге фикерләшүләрдән күренгәнчә, өйдә булышалар, яхшы билге алалар, әти-әнисе сүзеннән чыкмый. Монстр курчакка ия булыр өчен балалар үзләрен бик яхшы тотарга да әзер.
- Алар бит шундый текәләр, модныйлар! Минем икәү бар инде, Казаннан алдык, - ди 12 яшьлек Алинә Кәримова. - Шул ук сериядән тагын берне аласым килә. Яңа елга, бәлки, бүләк итәрләр. Әни аларны һич тә яратмый. Ә мин үлеп яратам!
Бу ярату табынуга кадәр җитә.
- Тагын бер вариант бар. Миңа ярдәм итте. Кыскасы, кибеткә кергәч, курчакны күргәч, тезлән дә: "Ярабби, миңа да кирәк бу. Аның өчен бөтенесен бирер идем!" - дип әйт дип киңәш итәләр кызлар социаль челтәрдән.
Менә монысы бик хәтәр күренеш.
- Балага зомби һәм скелетлар белән уйнарга рөхсәт итә алмыйм. Алар куркыныч, кыйммәт тә торалар. Шуның аркасында гел тавыш чыга. Берни ярдәм итми, - дип зарлана Лилия Гыймадиева. - Мондый уенчыклар зыян сала дип уйлыйм. Баланы хәзердән үк тыймасаң, аннары усал булып үсәр.
Әмма капма-каршы фикердәгеләр дә бар:
- Мин җиде яшьлек кызыма шундый берничә курчак сатып алдым инде, - дип сөйли Эльмира Хәсәнова. - Әйе, ул әлеге мультфильмнар геройларын кабатлый. Бу аның өчен уен гына бит. Моңарчы да фәрештә кызлары, понилар һәм башка уенчыклар белән уйнады да, аннары онытты. Төрле вакытта - төрле уенчыклар. Алар берсен-берсе алыштыра тора.
Өлкәннәр куркыныч мультфильмнарны яратмасалар да, сатуда күп алалар аларны. Питрәчтә дә сату итәләр алар белән. Ата-аналарның ачулары килсә дә, алалар курчакларны.
Балалар психологлары шул уңайдан ни уйлый икән? Сорауны Анна Галимовага бирдек. Ул Питрәч 1 нче мәктәбендә укытучы-психолог булып эшли.
- Мультфильмнарның теләсә кайсысын карау, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтә, һичшиксез, зыян салырга мөмкин. Алар геройлар кебек булырга тели башлый, ә бу геройлар һәрвакытта да яхшы тәрбия бирми. Шуның өчен яңа мультфильмнарны бала белән бергә карарга, экран янында ялгыз калдырмаска кирәк. Бала белән бергә теге яки бу геройның кылган гамәлләре турында фикер алышырга кирәк. Картинада нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын аңлату кирәк. Ә менә куркыныч курчакларга карата бөтенләй тискәре караш, кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Бала теләгәнен алырга тырышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Безнең балалар, Тәрбия