Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч чыршысының утлары кабынды

Районның төп чыршысы ачылуга 10нан артык көн калды.

Яңа ел бәйрәмнәренә балалар шәһәрчегендәге чыршы утлары вакытында кабынсын һәм үзенең матурлыгы белән питрәчлеләрне шатландырсын өчен, бәйрәмчә иллюминацияне инде хәзер тикшереп карый башладылар.

Бу чыршының ачылуы 24 декабрьгә планлаштырылган, ә бу көнгә кадәр, 23 декабрьдә, район башлыгы чыршысы кабыначак. Казанга президент чыршысына Питрәч мәктәбе укучылары 25 декабрьдә барачак.

Бәйрәмнәргә әзерләнү инде тулы куәткә бара. Район администрациясе каршында, яшь парлар паркында инде бозлы стена калкыды, ә оешма һәм учреждениеләр тирәсендә төрле төстәге һәм күләмдәге әкияти персонажлар барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса