Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч эшмәкәрләре субсидия алу өчен гаризаны 1 июльгә кадәр бирә ала

Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.

ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына үзгәрешләр кертелде. 

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, субсидия алу өчен гариза бирү срогы 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды. 

Шулай итеп, апрель аенда гариза тапшырырга өлгермәгән салым түләүчеләрнең субсидия алу хокукыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. 

Субсидия алу өчен гаризаны 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча, Россия Федераль салым хезмәте сайтында махсус бүлектә язарга кирәк. 

Моның өчен юридик затның («Гаризалар тапшыру» бүлеге) яки шәхси эшмәкәрнең («Сервислар» бүлеге) шәхси кабинетына керергә кирәк. Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга була. Бу очракта аны почта аркылы җибәрү өчен бастырып алырга кирәк. 

Бюджеттан субсидияне түбәндәге шартларга җавап биргән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ала ала: 

- 2020 елның 1 мартына субсидия алучыны кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән булырга тиеш; 
- субсидия алучының эшчәнлекнең яңа коронавирус таралу шартларында, Россия икътисадының аеруча зыян күргән тармакларына керүе. 
- субсидия алучы оешма ликвидация процессында булмаска тиеш, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучыны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырылачагы турында карар кабул ителмәгән; 
- субсидия алучының 2020 елның 1 мартына салымнар һәм иминият взнослары буенча гомуми суммасы 3000 сумнан артып киткән әҗәте булмаска, йә салым түләүче бурычны гариза бирү датасына кадәр түләгән булырга тиеш; 
- субсидия алучының хезмәткәрләре субсидия түләнә торган айда 2020 елның мартындагы хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын тәшкил итәргә яки 2020 елның март ае белән чагыштырганда 1 кешегә кимегән булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса