Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч гаиләсе өйдә битлек тегеп, авылдашларына бушлай өләшә   

Вакыйгалар фестивальләрен оештыручы Наилә Таҗиева кызы Агата белән 60 битлек теккәннәр инде. 

Үзизоляция чорында һәр кеше үзенә ошаган шөгыль белән мәшгуль. Берәүләр телевизор карый, икенчеләре кухняда яңа ризыклар пешерергә өйрәнә, өченчеләре китап укый, ә дүртенчеләре саклагыч битлекләр тегә. Әгәр дә "бизнесменнар" бу чорда битлек сатып акча эшләп калырга тырышса, вакыйга фестивальләрен оештыручы Наилә Камилевна һәм аның кызы Агата моны әйләнә-тирәдәгеләргә бушлай ярдәм итү өчен эшли. 
 


- Без аларны таныш әбиләргә, кибет, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә тараттык. Шушы араларда тагын бер партия әзер булачак. Тукыма, марля, җепләр, тегү машинасы – болар барысы да бар, әмма кичә резинкалар бетте. Минем инстаграммга язылучылардан ярдәм сорадым, безгә материал тәкъдим иттеләр, - дип сөйләде Наилә Таҗиева. 
Саклагыч битлекләрне тегәргә алар интернетта видеороликтанкарап өйрәнгән. 
Алтынчы сыйныф укучысы Агата бу көннәрне бик озакка истә калдырыр, чөнки кичә кызның туган көне булган һәм ул аны тегү машинасы артында үткәргән. 
Агатны узган бәйрәме белән котлыйбыз һәм һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел булып калуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса