«Питрәч-информ» "Минем яраткан йорт хайваным" фотоконкурсы игълан итә
Сер түгел, без барыбыз да эт һәм мәчеләребезне фотога төшерергә яратабыз. Алар фотода да һәрчак бик матур һәм кызыклы килеп чыгалар.
1 апрельгә багышлап йорт хайваннары фотосурәтләре конкурсы игълан ителә. Җиңүче номерлы картина алачак.
Конкурста катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Үзегезнең йорт хайваныгызның фотосын 89393715272 ВатСап номерына җибәрегез.
❗ Исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.
Рәсемдә теләсә нинди йорт хайваны булырга мөмкин: эт, мәче, тиен, куян, ат, сыер, тавык... Фотография никадәр матуррак һәм үзенчәлеклерәк булса - шулкадәр яхшырак!
Җиңүче ничек һәм кайчан билгеләнәчәк?
Без конкурска җибәрелгән фотосурәтләрне Алга (Вперед) http://pestrecy-rt.ru сайтында урнаштырачакбыз. Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар.
Конкурска фотолар 25 марттан 4 апрельгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү шул көннәрдә узачак. Фотоны никадәр тизрәк җибәрсәгез, тавыш җыю һәм оту мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак. Нәтиҗәләр 5 апрельдә ясалачак.
ТАВЫШ БИРҮ ИНДЕ БАШЛАНДЫ!
Үз тавышыңны бирү өчен сылтама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа