Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч халыкны үзенә җәлеп итә

Ни өчен шәһәр халкы безнең район үзәген сайлый? Без бу сорауны Питрәчкә күптән түгел күчеп кайткан кешеләргә бирдек

Бүген, 10 августта, Питрәч районына 92ел. Питрәч авылы елдан-ел яхшыра һәм матурая гына бара, яшәү, эшләү өчен шартлар тудырыла. Шуңа күрә халык саны да арта. Соңгы вакытта Татарстанның башка шәһәрләреннән күчеп килгән кешеләрне аеруча еш очратырга мөмкин биредә. Алар ни өчен Питрәчне сайлаулары турында сөйләде.  

Ольга Топорова, 31 яшь
- Бер ел элек Бөгелмәдән әти-әнием белән Питрәч районына күчеп урнаштык.  Казанда минем апам яши. Шуңа күрә дә аңа, туганнан туган сеңлемә якын буласым килде.
Питрәч Казанга якын урнашкан, барлык кирәкле инфраструктура бар. Нәкъ менә шуңа күрә бу районны сайладык. Әти-әнием дә гомер буе үз йортлары белән яшәү турында хыялланды. Күченгәннән соң үзләре йорт салып чыкты. Күчү  буенча авырлыклар килеп тумады, әмма  барысын да ташлап китү авыр булды. Бөгелмәдә шәһәрне, кешеләрне яхшы белә идем, Питрәчкә дә ияләнә башладым инде, әкренлә мондагы кешеләр белән танышам. Менә зумба-фитнеска йөри башладым, фикердәшләр таптым. Миңа монда кешеләрнең бик ярдәмчел, һәрвакыт булышырга әзер булуллары ошый. Күчкәннән соң тормыш ритмы үзгәрде. Бөгелмәдә һәм Казанда тормыш ыгы-зыгылы, барысына да өлгерергә тырышасың, ә авылда күпкә тынычрак хис итәсең үзеңне.

Линара Хәбибуллина, 34 яшь 
- 2019 ел ахырында, балабыз туганнан соң, гаиләбез белән Казаннан Питрәчкә күчтек. Бу бик тә вакытлы булды, чөнки берникадәр вакыттан соң пандемия башланды һәм күбесенчә өйдә генә утырырга туры килде. Без балабызның саф һава сулап үсүен теләдек. Шуңа күрә без Казандагы фатирны саттык һәм моннан йорт алдык.
Беренче тапкыр мин Питрәчкә 2015 елда дус кызымның дачасына  кайткан идем. Миңа монда бик ошады. Питрәчнең үзәк урамнары буйлап йөргәндә: «Их, монда яшәсәң ничек яхшы булыр иде, монда шулкадәр уңайлы, яшәү өчен бөтен шартлар да бар...», - дип уйлап куйган идем. Мин үзем дә  шушындыйрак бистәдән, ә Питрәч миңа туган урынымны хәтерләтте. Шулай итеп, берничә елдан без бирегә күчтек тә инде.
Миңа биредәге табигать ошый. Теләсә кайсы вакытта урманга барырга була. Биредә балалар иҗатына зур игътибар бирелә: бию, музыка, сәнгать түгәрәкләре бар. Шәһәрдән даими рәвештә эстрада артистлары, театрлар гастрольгә килә. Бассейн, кинотеатр, хәтта товар кайтарту үзәкләре бар. Авыл җирлеге зур үсеш алган. Әмма минем яшьтәге кешеләр өчен ял  урыннары җитәрлек түгел. Балалар һәм пенсия яшендәге кешеләр өчен бар, ә менә  25 яшьтән узган яшьләр өчен нәрсәдер җитеп бетми. Хәзер мин биюгә йөрим. Әмма рәсем ясау, вокал белән шөгыльләнәсе, төрле мастер-классларда катнашасы килә. Алар өчен Казанга барам.


Диана Самсонова, 33 яшь
Питрәчкә Казаннан күченеп килдем. Минем монда фатирым бар иде инде, аны дөнья хәлен белеп булмас дип сатып алган идем. Әмма миңа анда яшәргә туры килмәде. Йортны да Питрәчтән сатып алырга булдым, бу турыда озак уйлап торасы булмады. Монда  табигать искиткеч, саф һава. Минем  үз бакчам  бар, җирдә казынырга яратам. Питрәчтә инде бер ел яшибез, барысы да ошый. Бердәнбер  уңайсыз ягы шунда – монда кышын юллар  бик тайгак. Эшкә урнашу буенча да проблемалар булмады.
Минем игезәк балаларым бар. Алар икенче мәктәпкә укырга бик теләп йөриләр.

Александр Новиков фотосы.

Юлиана Журавлева, 35 яшь
- Мин Питрәчтә тудым. Укыган вакытта Казанга күчтем һәм шунда яшәп калдым. 10 ел шәһәрдә яшәдем, барысы да әйбәт булды. Әмма  кечкенәдән урманда йорт салырга хыялландым. Шул хыялым мине туган ягыма  кайтарды да инде. 2 ел элек Питрәчкә тулысынча күчтек. Шунда кызыбыз туды. Күченеп кайтканнан соң бар да үзгәрде. Шәһәр ыгы-зыгысы, бөкеләр - боларның барысының да минем  өчен булмавын аңладым. Хәзер шәһәргә эш буенча гына барам. Миңа нәкъ менә Питрәчтә яшәве ошый. Беренчедән, монда табигать искиткеч  матур. Бездә нинди генә җиләкләр, гөмбәләр үсми, нинди генә чәчәкләр юк. Икенчедән, биредә минем якыннарым һәм әти-әнием яши. Шулай ук кызымның шәһәрдә түгел, ә Питрәчтә  балалар бакчасына йөрүен, белем алуын телим. Авыл тормышының тискәре яклары, әлбәттә, бар - бакча, кар җыештыру... Үз йортыңда яшәү өчен күп эшләргә кирәк. Әмма болар барысы да безгә сәламәтлек өчен файдага гына.

Татьяна Хәйретдинова, 35 яшь
- Питрәчкә 2019 елның сентябрендә күчтек. Башта Лаештан ерак булмаган җирдән йорт эзләдек. Дөресен генә әйткәндә, Питрәч районы турында ул вакытта бөтенләй белмәгән дә идек. Чистайга барганда «Питрәч»  дип язылган элмә тактаны очраклы гына күреп алдык. Барысын да үз күзләребез белән күрер өчен  анда кереп чыгарга  булдык. Безгә авыл бер күрүдә ошады. Һәркайда чиста, пөхтә, чәчәкләр үсеп утыра. Тагын шунысы ошады, барлык инфраструктура да якында  гына урнашкан. Без авылны караган арада машинадагы балаларыбыз уянды һәм шунда ук нәкъ менә шунда яшәргә теләүләрен  әйттеләр. Аларның теләге  безгә этәргеч бирде һәм без монда урнашырга булдык. Шәһәрдән соң тормышыбыз уңай якка үзгәрде, монда күпкә тынычрак. Без хәзер иртәләрен кояш чыгышын, кичләрен кояш батканын карарга яратабыз. Шәһәрдә мондый мөмкинлек юк иде.  Анда  ике атнага бер тапкыр кая да  булса чыгып керә идек, ә монда  без табигать кочагында яшибез. Үз бакчабыз бар. Эшкә урнашуда да  проблемалар юк. Һөнәрем буенча мин укытучы. Мәгариф бүлегендә резюмелар калдырдым һәм ике көннән үземә эш таптым.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса