Питрәч хуҗабикәләре колагына
Киңәш беркайчан да артык булмый
- Банкада бераз майонез калса, салат өчен соус әзерли аласыз. Аңа аз гына 9%лы аш серкәсе, үзегез яраткан тәмләткечләр һәм 1-2 аш кашыгы зәйтүн мае кушып болгатыгыз.
- Кабы ачылган крекер, чипсы тиз йомшара, аны тәлинкәгә салып, берничә минутка духовкага тыгып алырга була. Яңа сатып алгандай кетердәп торачаклар.
- Банан яшел булса, табага салып, 1-2 минутка җылы духовкага куеп алыгыз. Ул бик тиз өлгерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа