Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексы машина йөртүчесе ТРның атказанган транспорт хезмәткәре булды

Республика Президенты Указы белән «Ак Барс» кошчылык комплексы» шоферы Александр Ткачевка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

- Мин балачактан машина йөртүче булырга теләгән идем. Машиналарга тартылу миңа әтидән күчкән. Ул да гомер буе автобус йөртүче булып эшләде. Кечкенә чакта аның белән эшкә бару өчен иртәнге 5тә йокыдан тора идем. Минем өчен әти махсус чиләк тә куйды хәтта. Мин әле юньләп йөри дә белми идем, ә аның белән менә шул чиләккә утырып йөрдем, - дип искә ала ул. 

Александр Иванович 1959 елда Пановка авылында туган. Башлангыч мәктәптә укыганда әти-әнисе белән Ленино-Кокушкинога күчеп килә. Хатыны Надежда белән балачактан бергә уйнап үскәннәр. Балачактагы хисләр зур мәхәббәткә әйләнгән һәм алар  гаилә корганнар.

Атказанган хезмәткәрнең хезмәт стажы зур һәм ул кошчылык фабрикасы белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1976 елда фабрикага гади йөк төяүче булып урнаша. Яшь, хезмәт сөючән егетне шунда ук оешмада күреп алалар һәм СПТУга машина йөртүче, тракторчылыкка укырга җибәрәләр. Укып бетергәннән соң эшләргә дә өлгерми кала  – Германиягә хәрби хезмәткә алалар. Армиядә ашыгыч ярдәм машинасы шоферы була. 6 елдан соң авыл хуҗалыгы техникасында азык ташучы, аннан слесарь-моторчы булып эшли. 1989 елда гына автобус йөртүчесе булып күчерелә. Александр Ивановичның гомуми машина йөртү стажы - 46 ел.   


Александр Иванович хатыны Надежда белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кече кызлары Евгения - география укытучысы, ул әбисе, атказанган укытучы Анна Максимовна Ткачева юлыннан китә. Ә олы кызлары Марина, әтисе эшен дәвам итә. 
- Минем техникага булган мәхәббәтем аңа да күчте. Ул Казан авиация заводында инженер-конструктор булып эшли, самолетлар төзи. Кечеләре  машина йөртүдән курка. Ә менә Марина самолет, шулай ук теләсә нинди техника белән идарә итә ала, – диде елмаеп әтисе. 

Ткачевларның бөтен гаиләсе бу вакыйганы түземсезлек белән көтте. Александр Ивановичның хатыны хәтта хис-кичерешәләрен тыеп кала алмады, аның шатлыктан күзләре яшьләнде.
- Бигрәк тә балалар көтте, дулкынландылар, чөнки ярты гасырга якын гомерен ул үз һөнәренә багышлады, - дип уртаклашты хатыны.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса