Питрәч медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек скверына чәршәмбе өмәсенә чыктылар
Алар бу территорияне атна саен тәртипкә китерәләр.
Чәршәмбе көнне Питрәч районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Сәламәтлек скверына чыгалар. Алар чүп-чарларны җыялар, чүп үләннәрен чабалар.
Скверда шактый уңайлы. Биредә эскәмияләр бар, шулай ук балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән.
Монда безнең пациентлар саф һава суларга чыга. Еш кына якында яшәгән балалар ата-аналары белән килә, - дди хастаханә хезмәткәре Алсу Нәҗмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа