Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч мөселманнары Рамазан аен ничек үткәрергә тиеш?

Бу турыда район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйровтан белештек.

Ураза вакытында мөселман  таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән баш тартырга тиеш.

 

Кешенең ризыкка караганда эчүгә ихтыяҗы көчлерәк. Ураза тотучы  билгеләнгән вакытка кадәр сусавын басудан тыелып тору өчен үзендә чыдамлык һәм түземлек булдырырга тиеш. Беренче һәм соңгы өч көндә ураза тоту да җитә, дип уйлау да ялгыш фикер.

Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә уразаның фарыз булуы турында сөйли, аны ай буе тотарга кирәк.  Быел бу 30 көн, - ди Әббәс хәзрәт Кадыйров. - Нинди дә булса изге гамәл кылсаң, аның әҗер-савабы була. Мәсәлән, Мөхәммәт пәйгамбәр: «Кем мәчет төзи,  шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салачак», - диде. Әмма Аллаһы тәгалә безне ризыктан тыелган өчен нинди бүләк көтүен яшерде, - дип билгеләп үтә имам-мөхтәсиб.

Ураза тоту кешене чистарта һәм аның күңелендә халыкның социаль түбән катламнарына карата мәрхәмәт уята.  Ул аларны  ит-балык, яшелчәләр ашаудан мәхрүм булган, кайвакыт ачлыктан интеккән ярлылар  турында уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә мөселман Рамазан аен Аллаһы Тәгалә иңдергән изге айларның берсе буларак кабул итә. Күбрәк игелекле эшләр кылырга тырыша.
Ашау-эчүдән тыюлудан  тыш, башка чикләүләр дә  бар. Тәүлекнең якты вакытында интим якынлык кылу тыела. Сүгенергә, начар сүзләр әйтергә ярамый, үз-үзеңә, хаталарыңа, эчке һәм әхлакый сыйфатларга максималь игътибар бирергә кирәк.
Рамазан аенда һәр балигъ булмаган мөселман өчен ураза мәҗбүри булып тора. Әмма табиб киңәше буенча, сәламәтлекләре начарланырга мөмкин булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыру кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә.
Аларга  үз өеннән 90 километр ераклыкка һәм аннан да ераккарак киткән (15 көннән азрак яңа урында булган) юлчы керә. Хатын-кызларга күрем вакытында ураза тоту тыела, шулай ук күптән түгел генә бала тапкан, бала имезүче аналар, йөкле хатын-кызлар да ураза тотудан азат ителә. Ураза тотмый калган көннәр өчен соңрак ураза тотарга кирәк. Үзе ураза тота алмаган кеше бер көн өчен ике ураза тотучы кешене ашатырга тиеш. Безнең районда мондый мөмкинлек бар. Питрәч авылы мәчетендә (Казан урамы, 4 нче йорт) «Ифтар-2021» акциясен башлап җибәрделәр. Барлык теләүчеләр дә бу изге эштә катнаша һәм табын әзерли ала. Бу айда сәдака бигрәк тә хуплана торган гамәл. Мөселман кешесе акчаны ифтар үткәрүгә генә түгел, хәерчеләр, ятимнәр һәм ярлылар ихтыяҗына, мәчет төзелешенә дә юнәлдерә ала. Моны изге ниятләр белән эшләү бик мөһим. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу чорда бер изге гамәл 70кә, кайвакыт 700гә тапкырлана.


Иртәнге аш (сәхәр) һәм кичке аш (ифтар) вакыты турында мәгълүмат район мәчетләрендә һәм ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган. Май башында сәхәрне тәмамлау вакытында кискен үзгәреш  булачак. 5 майда ризык кабул итү – 23:44 сәгатьтә, ә алтысында 01:49 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиеш. Мөселманнар игътибарлы булсалар иде. Быел Ураза гаете пәнҗешәмбе, 13 майга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса