Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашаповның социаль хезмәткәрләр көне белән котлавы

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Социаль хезмәткәрләр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу һөнәр сездән белем һәм осталык кына түгел, ә аерым кешелеклелек сыйфатлары да – шәфкатьлелек, сизгерлек, мәрхәмәтлек, киң күңеллелек таләп итә.
Районның социаль яклау системасында ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итүче белгечләр эшли. Сезнең ярдәм белән авыр тормыш хәлендә калган гражданнар, күп балалы гаиләләр, балалар, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр кирәкле ярдәмне, кайгыртуны алалар. Кайберәүләр сездән бер җылы сүз, игътибар, авыр минутларда хәленә керүләрен генә көтә.
Социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, күңел халәте, кешеләргә мөнәсәбәт. Авыр хезмәтегез, яхшылыгыгыз һәм игътибарыгыз, авыр минутта ярдәмгә килергә әзер торуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телисем килә!
Илһам Кашапов,
Питрәч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса