Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль район башлыгы И.М.Кашаповның Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уңаеннан халыкка мөрәҗәгате

Кадерле питрәчлеләр!

25 июньнән 1 июльгә кадәр тарихи вакыйга - Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү булачак.

Үзгәрешләр кеше тормышының һәр өлкәсенә кагыла: гаилә кыйммәтләре, хезмәт кешесен яклау, социаль гарантияләр, һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы медицина, Россия чиновникларына ике гражданлыкны тыю, суверенитетны һәм территориаль бөтенлекне саклау, табигый байлыкларны саклау, хайваннарга җаваплы караш, мәдәни мирасны саклау.

Бүген безнең бурыч - тавыш бирүне игътибар белән оештыру, процесс һәр граждан өчен уңайлы булырга тиеш. Тавыш бирү вакытында барлык 32 участокта да бөтен кирәкле куркынычсызлык чаралары үтәләчәк. Шуңа күрә мин курыкмаска һәм гражданлык бурычын үтәргә чакырам.

Кадерле дуслар, битараф калмагыз, килегез һәм үзегезнең, балаларыгызның киләчәге өчен тавыш бирегез. Питрәчлеләрнең күпчелеге гомумроссия тавыш бирү барышында төзәтмәләрне хуплар дип ышанам.

Барыгызга да нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса