Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль районы башлыгы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Дөрес сайланган һөнәр кеше язмышын билгели. Сез  изге һәм  авыр хезмәт башкарасыз. Алныялны белмичә, көнне-төнгә ялгап, тырышып эшлисез. Игенче бер генә минутка да уңыш турында уйлаудан туктамый.

Бу дөньяда барысы да үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккегечә һәркем өчен кирәкле булып кала. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәрчак  үзләренең тыйнаклыклары белән аерылып торды, алар безнең туендыручыбыз, крестьян гомергомергә илнең төп таянычы һәм өмете булды.  һәм бу шулай булып калачак та. Җаваплылыгыгыз, югары осталыгыгыз белән сез Питрәч районының агросәнәгать комплексын үстерү өчен лаеклы шартлар тудырасыз, ә хезмәтегез нәтиҗәсе безнең өстәлләребездә урын ала.

Хезмәт сөючән, намуслы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эштә килеп туган катлаулы шартларга карамастан, сез үз эшегезгә тугры булып каласыз. Фидакарь хезмәтләре өчен без ветераннар, җитештерү алдынгылары алдында  баш иябез. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар, оптимизм, иминлек телим!

Илһам Кашапов,
 Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X