Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов бүген үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Хөрмәтле Илһам Миннеханович! Тормышыгыздагы истәлекле вакыйга - 50 яшь тулу уңаеннан «Вперед»- «Алга» газетасы редакциясе коллективы исеменнән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Бу көнне тормыш юлы һәм тәҗрибәсе белән һәркемнең ихтирамын яулаган, үз көчен, энергиясен безнең район үсешенә керткән кешене котлау безнең өчен зур дәрәҗә. Сез үзегезне сәләтле оештыручы, зирәк җитәкче буларак таныттыгыз. Тырышлык, үз эшеңә бирелгәнлек, җаваплылык, эшлеклелек кебек сыйфатлар сезнең аерылмас юлдашыгыз һәм алар сезне хөрмәтле, абруйлы шәхес дәрәҗәсенә күтәрде. Җаваплы вазыйфагызны намус белән башкарасыз, районыбыз иминлеге, үсеше, район халкының тормыш-көнкүреше яхшырсын өчен көчегезне кызганмыйсыз. Һәркем сезне намуслы һәм ышанычлы кеше буларак белә. Бу сезгә хас төп сыйфатлар. Сезгә һәрчак таянырга була. Юбилеегыз көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чиксез шатлыккуанычлар, саулык-сәламәтлек, олы бәхет, озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса