Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов өлкәннәр көне белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр! 1 октябрьдә Россиядә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Питрәч районында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган 9 меңнән артык кеше яши.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында, аерым алганда, Питрәч районында, әлеге категория кешеләрнең ихтыяҗларын үтәү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә: лаеклы медицина, лояльлек системасы, җаваплы органнар тарафыннан зур игътибар бирелә. Күптән түгел район хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында гериатрия кабинеты ачылды. Бүген бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган, безне күп нәрсәләргә өйрәтә һәм безгә күп нәрсәләр турында сөйли ала торган кешеләрне котлыйсы килә.

Сезгә чын күңелдән озак елларга нык сәламәтлек, тормышны яратып, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җылысын, мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим!

Өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм көнендә генә түгел, ә көн саен сакчыл карашта, җылы мөнәсәбәттә булсак иде.

Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса