Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

Кадерле питрәчлеләр!

Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә гамәлгә куелган Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз. Йорт һәм гаилә һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кече буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, мәдәни традицияләр тапшырыла.
Шунысы куанычлы, күпчелек кешеләр өчен гаилә һәм мәхәббәт бүген төп кыйммәтләр булып кала. Тату һәм нык гаилә - зур бәхет кенә түгел, зур хезмәт тә. Нәкъ менә өй учагы тормышыбызны мәгънәле итә, бәхет һәм шатлыкны аңларга, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә булыша. Озак еллар бергә гомер иткән парлар аерым рәхмәткә, ихтирамга лаек. Питрәч районында мондый гаиләләр аз түгел, без алар белән горурланабыз! Хөрмәтле Питрәч районы халкы, өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, уңайлылык һәм иминлек булсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса