Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның Физкультурачылар көне белән котлавы

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик әзерлек укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, лаеклы спорт ветераннары һәм яшь спортчылар, физик культура активистлары һәм Питрәч районы җанатарлары!

Сезне ихлас күңелдән физкультурачылар көне белән котлыйм!
Физкультурачылар көне – ничә генә яшьтә булуына да карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләр бәйрәме. Бу сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен кадерләүчеләр һәм рухын, тәнен ныгыту белән шөгыльләнүчеләр көне. Бүгенге көндә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару норма булып саналу сөендерә. Әлеге бәйрәм чын күңелдән спортны яраткан кешеләрне берләштерә. Берәүләр аның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр, Питрәч районы данын яклыйлар, ә башкалар үзләренең физик потенциалын камилләштереп, аның ярдәмендә үз сәламәтлекләрен саклыйлар һәм ныгыталар.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы стартлар, яхшы кәеф, бәхет, оптимизм һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!


Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч