Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч әниләре үз гаиләләре һәм балалары турында сөйләде

Дөньялар, тормыш гел үзгәреп тора, шулай ук без дә, тирә-юньдәгеләр дә. Бары тик әниләр генә һәрвакыт янәшәдә! Әниләр көне - иң якты, илаһи һәм җылы көндер, мөгаен.

Илсөя Исмәгыйлева, өч бала анасы һәм җиде онык әбисе


- Мин Күн авылында туып-үстем. Сигез сыйныф тәмамладым һәм Питрәчнең СПТУ-93кә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, тракторчы-машинист таныклыгы алдым, туган авылымдагы «Марс» колхозында Т-16 тракторында эшли башладым. Колхоз зур иде.

Мин үз тракторымда ындыр табагында, фермада, төзелештә эшләдем. Механизаторларга орлык, төшке һәм кичке ашлар ташый идем. Тракторчы булып эшләвемнең гомуми стажы 30 ел.

1976 елда мин гомер буе шофер булып эшләгән авылдашым Касыймга кияүгә чыктым.
Без бергә ике кыз һәм ул үстердек. Кызлар Казанда төпләнделәр. Олы кызыбыз Алия сәүдә өлкәсендә, кече кызыбыз Алсу балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Без улыбыз Алмаз һәм киленебез Лилия белән бергә яшибез. Аларга балаларын карарга булышабыз. Дүрт оныгыбыз бар.  Тагын өч оныгыбыз аерым яши. Мин оныкларымны мәктәпкә озатам һәм каршы алам, аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Буш вакытымда бәйләргә яратам. Киленем шәһәрдә үссә дә, йорт хуҗалыгы эшләрен үз өстенә алды. Сыерны да үзе сава. Ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә эшли.

Үз вакытында мин 42 ел каенанам Кафия белән яшәдем. Ул 101 яшендә вафат булды. Безнең гаилә бик тату, йортта тынычлык хөкем сөрә. Кичләрен гаиләбез белән зур өстәл артына җыелганда аеруча күңелле. Балаларым, киленем, киявем миңа «әнием», ә оныкларым «дәү әнием» дип дәшәләр. Бу мизгелләрдә үземнең  бик бәхетле икәнемне аңлыйм. Балалар һәм оныклар - дөньяда иң мөһиме.

 


Айсылу Цурова, күп бала анасы

- Без ирем белән икебез дә медицина факультетында укыдык. Бервакыт студент чагында безне университеттан волейбол үзәгенә җибәрделәр, шунда таныштык та. 2011 елда өйләнештек.

Безнең гаиләдә өч баһадир үсә. Мөслим 2 нче сыйныфта укый. Робот техникасы, йөзү белән мавыга. Муса әлегә балалар бакчасына йөри, лего җыярга ярата. Ә Мостафа өйдә, минем белән. Аңа 1 яшь тә 7 ай. Әлегә мин декрет ялында, шуңа да бөтен вакытымны балалар белән үткәрәм. Питрәч районы үзәк хастаханәсендә терапевт булып эшлим. Ирем республика клиник хастаханәсендә. Минем һәр көнем иртә таңнан башлана. Уянам, иртәнге аш әзерлим, аннары башкаларны уятам, киендерәм. Балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына, нигездә, ирем озата. Ул өлгермәгәндә - әниебез. Әни һәм ирем миңа һәрчак һәм һәрнәрсәдә булышалар. Бары тик ашарга пешерәсе һәм өйдә тәртип саклыйсы гына кала. Шуңа күрә миңа күп балалы әни булу авыр түгел.

Кичне без бергәләп үткәрәбез. Уйныйбыз, мультфильмнар карыйбыз, китаплар укыйбыз. Җәен футбол уйныйбыз, велосипедта һәм самокатта йөрибез, стадионда һәм балалар шәһәрчегендә булабыз. Кышын урамда кар чистартабыз. Бергәләп төрле фигуралар ясыйбыз.

Мин һәрчак улларым булу турында хыялландым. Алар – минем таянычым, яклаучыларым һәм ярдәмчеләрем.


 

Елена Зарипова, беренче бала әнисе

- Әни булу  бик зур бәхет бит ул. Бу  хисне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, минемчә. Балаң туу  могҗизага тиң.

Без ирем белән  балабыз булганны бик озак көттек. Бер  яктан караганда бу яхшырактыр да бәлки, чөнки  олыгая барган саен әлеге адымга аңлап, җаваплырак карыйсың икән.
Улыбызга 5 ай. Хәзер бөтен игътибарыбыз, назыбызны улыбыз Савелийга бирәбез.  Әлбәттә, бу вакытлы күренеш. Әмма әлегә барысын да аныңча эшләргә туры килә, һәм моңа без шат кына. Бала тугач, без шәһәрдән авылга кайтырга карар кылдык. Питрәчтә ипотекага фатир алдык. Әкренләп урнашабыз, ияләшәбез. Улым белән саф һавада ешрак йөри башладык. Хәзер минем көнем – аның көне. Мин тәүлек буе  аның белән. Без бергәләп йоклыйбыз, ашыйбыз, саф һавада йөрибез, укыйбыз, уйныйбыз.

Вакыт бик тиз уза, балаларның ничек үскәнен күрми дә каласың. Шуңа күрә мин декрет ялыннан  эшкә чыгарга ашыкмыйм, сабыем белән күбрәк вакыт үткәрәсем килә. Баладан да, гаиләдән дә, якыннарыңнан да кадерлерәк, мөһимрәк нәрсә юк. Минем өчен һәр көн балаңа сөеп, назлап карау, аның көләч йөзен күрү зур шатлык, аның белән күп вакыт  үткәрә алудан да зуррак бәхет юктыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса