Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч округы благочинные Качману бәйрәмен ничек дөрес итеп билгеләп үтәргә кирәклеге турында сөйләде

Күпләр бәйрәмне бәкедә коену белән ассоциацияли, әмма, иң мөһиме - бу түгел.

Кешенең күңелен чистарту: менә аның чын мәгънәсе. Нардуганда  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына барырга, җазык әйтеп Ходайдан гафу сорарга һәм өлеш алырга кирәк, - ди Питрәч округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков.

Нардуган 8 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр дәвам итә, 19 гыйнварда барлык гыйбадәтханәләрдә дә литургия һәм су аруландыру  йоласы уза. Ул могҗизалы көчкә ия, кешене чирләрдән дәвалый һәм рухи яктан чистарта, дип санала.

Коедан яки чишмәдән су алып кайткач, үзеңә, якыннарыңа, өйгә, хәтта ишегалдына, мал-туарга  да  аруландырылган су  сибәргә кирәк. Суны караңгы һәм салкынча урынга куярга кирәк. Ул чакта изге су берничә ел сакланачак. Ярты гасырга якын сакланган очрак  та бар, - дип билгеләп үтә Ярослав Игоревич.

Суны чиләкләп алып кайту мәҗбүри түгел. Аны гади су белән  кушарга була, һәм ул да изге санала.
Православие динендәгеләр өчен Изге чыганакка бөтен гәүдә белән чуму мәҗбүри түгел. Әмма бу борынгы традиция, ул бүгенге көндә дә яши һәм саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса