Питрәч район башлыгы Илһам Кашаповның Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез үзегезнең көндәлек тырыш хезмәтегез белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында торасыз, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тотасыз һәм куркыныч авырулардан саклыйсыз. Ветеринария хезмәте районда агропромышленность комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә.
Мондый кирәкле эшегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сайлап алган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм эшкә җаваплы каравыгыз ихтирам уята. Сезгә эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа