Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч район хастаханәсе территориясендә «Донор көне» узачак

Киләсе чәршәмбе, 25 августта.

Питрәч район хастаханәсе территориясендә «Донор көне» узачак. Кан мобиль пунктта 8.30дан 13.00гә кадәр кабул ителәчәк.

Барлык теләүчеләр донор була һәм кан салуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә ала. Үзегез белән шәхесне раслау өчен паспорт, иминият полисы яки СНИЛС алыгыз. Саклагыч битлекләрдән килегез.
Сәламәтлек буенча һәркемгә дә кан тапшырырга рөхсәт ителми. Бары тик хроник, кискен йогышлы, психик авырулар, онкология, бронхиаль астма, бавыр, йөрәк авырулары булмаган кешеләр генә кан тапшыра ала.
Күптән түгел генә операцияләр кичергән, хроник авырулары көчәйгән кешеләргә кан бирергә ярамый. Кискен вирус инфекциясе кичереп, савыкканнан соң 2 ай вакыт, ковид аркасында пневмонияне хастаханәдән тыш дәвалаганнан соң ярты ел, коронавируска каршы прививка ясатканнан соң 30 көн узган очракта гына кан тапшырырга мөмкин. 56 килограмм һәм аннан артыграк авырлыктагы кеше генә донор була ала.
Процедурага алдан әзерләнергә кирәк.  Кан тапшырыр алдыннан алдагы көнне һәм иртән  майлы ит һәм сөт ризыкларыннан баш тартыгыз. Алар урынына иртәнге ашка баллы чәй яки сок белән икмәк ризыклары гына кулланыгыз. 
Һәр донорга туклануга 700 сум компенсация түләнәчәк. Хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә. Аны еллык түләүле отпускка кушып яки ел дәвамында башка вакытта алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X