Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч район үзәк хастаханәсендә олы яшьтәге пациентларны кабул итү өчен махсус кабинет ачылачак

Гериатрия кабинеты быел ук эшли башлаячак

Тиздән район үзәк хастаханәсендә олы яшьтәге питрәчлеләргә консультация бирү һәм медицина тикшерүе үткәрү өчен махсус кабинет барлыкка киләчәк. Моны баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова раслады.
- Мондый кабинетның барлыкка килүе, әлбәттә, олы яшьтәге пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Аларга терапевтка гомуми чиратта торырга туры килмәячәк, аларның үз табибы булачак, - дип сөйләде безгә Наталья Сергеевна.
Татарстанда 2020 елда 37 гериатрия кабинеты ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса